|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2023 Шоу-бизнес
Җырчы Иркә егылып, сынган кул белән Чаллыдан Казанга кайтканҖырчы Иркә Чаллыда юеш идәнгә таеп егылып, кулын сындырган. Авыртуга чыдый алмыйча табибларга мөрәҗәгать итсә дә, ни сәбәпледер, аңа тиешле ярдәмне күрсәтмәгәннәр. Бу хакта Татарстанның атказанган артисты сторисларында сөйли. Аптырагач җырчы сынган кулы белән Чаллыдан Казанга ук кайтып китәргә мәҗбүр була. Бәхеткә, янәшәсендә ярдәмгә кызы Айсылу да булган.
Республика клиник хастаханәсендә Иркәгә гипс салганнар.
«РКБ – сезгә «5»ле. Әнинең кулы сынган. Рәхмәт сезгә бик зур. Искиткеч кызлар эшли икән монда», – дип уртаклаша Айсылу Иркәнең сторисларында.
Фото: Социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|