|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2023 Криминал
Күршесенә үч итеп, үзе яшәгән бүлмәгә ут төрткән дә качканСаратов өлкәсендә тулай торакта бер хатын, күршеләре белән талашканнан соң әйберләренә ут төрткән дә качкан. Бинаны ялмап алган янгында бер кеше һәлак булган. Бу хәл Сторожевка авылындагы бер катлы тулай торакта теркәлгән. 540 кв метрлы йортка газ кергәнлеге билгеле, бинаның дүрт бүлмәсендә 10 кеше яшәгән. Тулай торакта бүлмә арендалап торган 47 яшьлек хатын чираттагы тапкыр күршеләре белән низаглашкан. Даими өзешүдән туйган хатын зажигалка белән үз әйберләренә ут төрткән дә чыгып киткән. Ут-ялкын хатын яшәгән бүлмәне ялмап алган. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Янгын сүндергәндә шушы тулай торакта яшәгән 45 яшьлек хатын калдыкларын тапканнар. Калдыкларны экспертизага җибәргәннәр.
Ут төртүче хатынны полицейскийлар тоткарлаган, ул барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моңа кадәр бу хатын үтерү белән янау маддәсе буенча хөкем ителгән булган.
Фото:saratov-news.net
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|