|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2023 Җәмгыять
1 сентябрьдән пенсияләр артаРоссиядә яшәүчеләрнең кайбер категорияләренә керүчеләрнең сентябрьдә пенсияләрен индексациялиләр. Бу турыда «Прайм»га Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләде. Сүз августта хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган хезмәткәрләргә, шул ук вакытта инвалидлык төркеме бирелгәннәргә, шулай ук сентябрьдә 80 яшь тулучылар турында бара, дип искәртә Татар-информ.
Профессор сүзләренчә, соңгылары өчен теркәлгән акча ике тапкыр арта. Элек аларга 7567,3 сум түләсәләр, хәзер ул 15134,6 сум булган.
«Әмма акча октябрьдән дә иртә түләнми, ә 80 яшь сентябрь ахырында тулса, арттырылган пенсия, мөгаен, ноябрьдә үк киләчәк», - диде Финогенова.
Августта пенсиягә чыгучыларга акча берничә айдан соң күчәргә мөмкин. Сентябрьдә инвалидлык төркеме алсалар, пенсия октябрьдә киләчәк, дип өстәде белгеч.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|