|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2023 Криминал
Казанда хатын-кызны үтергән Марий Эл кешесен 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәрКазанның Краснококшайская урамында кредит оешмасы хезмәткәрен чүкеч белән сугып үтергән Марий Эл республикасының элеккеге депутатын гаепле дип таптылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Суд 54 яшьлек Вадим Захаровны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2022 елның декабрендә ир-ат һәм аның сөйгәне кредит оешмасына займ алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм бу хезмәт өчен 100 мең сум түләгәннәр. Алар кредит ала алмаган, монда Захаров оешманың 36 яшьлек хезмәткәрен гаепләгән.
26 гыйнварда кич ул эштән өенә кайтып килгән хатын кызның артыннан күзәткән. Элеккеге депутат корбанын куып җиткән һәм башына күп тапкыр чүкеч белән суккан да качып киткән. Берничә сәгатьтән хатын-кыз җәрәхәтләрдән реанимациядә үлгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|