|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Җәмгыять
Лотереягә 21 миллион сум отканБашкортстаннан Гөлнара Зөбәерова дәүләт лотереясендә 21 миллион сум откан, дип хәбәр иткән "Башинформ" агентлыгына "Столото" матбугат хезмәте. Хатын-кыз 282209нчы тираж нәтиҗәләре буенча уйнатылган суперприз иясе булган. "Билет сатып алганчы мин тираж архивын анализлыйм һәм үзем комбинация ясыйм. Җиңү көнендә беренче тапкыр үз стратегиямне үзгәрттем. Эштән арып кайткан идем, шуңа күрә очраклы саннарны билгеләдем. Берничә минуттан соң телефонга СМС-хәбәр килде.
Мин шәхси кабинетка кердем һәм барлык саннарның яшел төстә януын күрдем. Башта үзем дә, ирем дә җиңүемә ышанмадык. Мин һаман да күңелле төш күрәм кебек", - дип хисләре белән уртаклашкан Гөлнара Зөбәерова.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|