поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.08.2023 Шоу-бизнес

Алинә Сафиуллина: "Йөргән кешем өйләнгәндер дигән уй башымда да юк иде..."

Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Бүгенге көндә күңелем тыныч, борчуларым юк, Аллаһка шөкер. Ә күңел тыныч булгач, җырлыйсы гына килеп тора", - ди ул.

– Алинә, син “акыл кергәч” кенә, ягъни 30га якынлашканда кияүгә чыктың. Моның сәбәбе бармы?
 
– Насыйбым очрамаган булгандыр, күрәсең. Берсендә кияүгә чыга язган идем. Ләкин мин гаилә белән карьера арасыннан икенчесен сайладым. Кияүгә чыксам, сәхнәгә юл ябылыр дип курыктым. Ә ул вакытта танылган бер компания белән килешү төзеп эшли генә башлаган идем. Бәлки ялгышканмындыр, белмим. Мин – артык күп уйлый торган кеше, җиде кат үлчәп бер кат кисәм. Аннан соң да бер егет белән очрашып йөрдек. Шундый тиле мәхәббәт иде ул. Нинди генә һава торышы булса да, яныма очып килеп җитә иде. Аның белән барып чыкмады, хыянәтен белдем. Булачак ирем белән таныштым да, аның ярдәмчел булуы, тәртипле булуы күңелемне эретте. Шулай итеп, 28 яшемдә аңа кияүгә чыктым. 
 
– Сезнең туй кызык та, шул ук вакытта кызганыч та хәл белән истә калган иде. Хәтерлисеңме?
 
– Теш кыйссасын әйтүеңме? (көлә) Алгы тешемдә пломба бар иде, әмма ул саргая башлаган иде. Сары теш белән туйда матур булмый дип, теш табибына барып алыштырырга булдым. Шуннан өйгә кайтып кыяр капкан идем, тешем төште. Тагын бардым, тагын ясатып кайтарды. Туй көне килеп җитте, кияү мине килеп алды. Килен төшергәндә, кияү белән кәләшкә ипи каптыралар. Мин аны-моны уйламыйча ипине тешләп алдым. Ул вакытта теш урынында иде әле. Табын артына утырып ашый башлагач, теге теш килеп төшмәсенме? Миндә паника башланды, туй көнеңдә тешең төшсен әле! Тешсез килеш фотосессия ясаттык. Авызымны ачмыйча гына, тыйнак кына елмаеп фотога төштем. Нәтиҗәдә тешне супер клей белән ябыштырып куйдык. Кич буе бернәрсә ашамадым, уханың шулпасын гына эчә алдым. Туйдан соң теш куйдырдым. “Тешсез дә кияүгә алалар мине”, - дип көлеп йөрдем әле.
 
– Алинә, ирең белән ничә елдан соң аерылыштыгыз?
 
– Дүрт елдан соң. Шушы дүрт ел эчендә бер тапкыр китеп кайтып карадым. Бала хакына гаиләне саклап калырга теләдем, әмма насыйп булмады. Кеше үзгәрми. Үзгәргән кебек тоелса да, барыбер шул хәленә кайта ул. Башта ямьсез аерылышкан идек, хәзер инде, Аллаһка шөкер, араларыбыз җайланды, аралашабыз. 
 
– Улың Нариман әтисе белән аралашамы?
 
– Әйе. Мин аңа беркайчан да әтисен яманламадым, күрешүләренә каршы төшмәдем. Әтисенә шалтыратырга теләсә, әтисенең номерын җыеп телефонны Нариманга бирәм. Нариман хәзер үсте инде, быел икенче сыйныфка укырга бара, Аллаһы боерса. Җырлатмакчы булам, җырларга теләге юк. Бер тапкыр шигырь сөйләп бәйгедә катнашты. Футбол, каратэ белән кызыксына.
 
– Социаль челтәрдә бер хатын сине аның ире белән йөри дип сүз чыгарган иде. Ахыры ничек тәмамланды?
 
– Артымнан бер егет йөрде. Кайда булсам, шунда килеп җитә. Хәтта авылга да кайтты. Нинди соравым бар, хәл итәргә ярдәм итә. Һәрвакыт элемтәдә булгач, бернинди шигем дә булмады. Өйләнгәндер дигән уй башымда да юк иде. Һәрвакыт чәчәкләр, бүләкләр бирде, игътибарын кызганмады. Мин аның чәчәген нинди акчага алганын белмәдем, сорамадым һәм миңа бу кызык та түгел иде. Ә хатыны: “Ул чәчәкне сиңа гаилә акчасына алды”, - дип шаккаттырды. Бу гаиләнең мөнәсәбәтләре берәр елдан соң җайланды дип беләм. Бәхетле була күрсеннәр.
 
– Ир-атка карата нинди таләпләрең бар?
 
– Ир кеше ниндидер күркәм гамәлләре аша хатын-кызның йөрәген яулап алырга тиеш. Әлбәттә, аның минем һөнәрне, иҗатымны аңлавы мөһим. “Нәрсәгә анда барасың?” – дигән сораулар булырга тиеш түгел. Акча эшли белә торган ир булсын иде. Минем акчага гына яшәп булмый бит инде, үземне, баламны үстерәсе бар. Улым үскәч кенә кабат кияүгә чыгармын дип уйлый идем. Ә хәзер бу фикердән кире кайттым. Ышанычлы кеше очраса, Нариманга иптәш булса, кияүгә чыгу турында уйлап карарга була.
 
– Яраткан кешеңнең мөселман булуы мөһимме?
 
– Әйе. Мөселман булмаган кеше белән уртак тормышны күз алдына да китерә алмыйм. 
 
– Сиңа көнләшү хисе хасмы?
 
– Мин – бик көнче. Яраткан кешем бары тик минеке генә булырга тиеш. 
 
– Алинә, җырчы булмасаң, менә дигән эшмәкәр була алыр идең. Җиләк, каз, бал, тагын әллә ниләр сатасың...
 
– Пандемия чорында җиләк җыеп саттык. Ул елны җиләк күп булды. Бер апабыз танышларының фәлән меңгә җиләк сатканын сөйләде дә, без дә сатып карарга булдык. Унлап чиләк җиләк саттык. Җирдә аунап яткан җиләкне ничек җыймыйсың инде?  Мунчала, каз, үрдәк, бал сатам. Бер тиенен дә үземә калдырмыйм, әти-әнигә алып кайтып бирәм. 
 
– Көзгә концерт куярга планлаштырасың икән?

– Шактый җырларым тупланды. Шуларны тамашачыма җиткерәсем килә. Беренче бүлектә тамашачы белгән Алинә Сафиуллина образында җырлаячакмын. Халыкчан җырлар булачак. Ә икенче бүлектә мин башка төрле, ягъни тормышта нинди, сәхнәдә дә шул образда булачакмын. Бераз “хулиган” образында дияр идем. Тамашачы кабул итәрме, юкмы – белмим. Концертта шулай ук иҗатташ дусларым да булачак. 
 
– Син үзеңнән канәгатьме?
 
– Үземне молодец дип саныйм (көлә). Ике агач утырттым, улым үсеп килә, машинам бар, фатир алдым. Өй дә салыр идем, әмма ирем булмагач аның кирәге юк. Бүгенге көндә күңелем тыныч, борчуларым юк, Аллаһка шөкер. Ә күңел тыныч булгач, җырлыйсы гына килеп тора. Хәзер сәхнәдә җырлаганда да үземне башка төрле, иркен тотам. “Тиеш” дигән әйбер юк миндә. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»