|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Хәвеф-хәтәр
Егет белән кыз өстенә автобус тукталышы җимерелеп төшкән (ВИДЕО)Башкортстанда Иглиндә кыз һәм егет өстенә автобус тукталышы җимерелеп төшкән. Тукталыш конструкциясе килеп төшүдән зыян күрүчеләрнең икесенең дә хәле авыр. Яшьләр хәзер 17нче хастаханәдә тикшеренүдә. Кызда табиблар күптөрле сөяк сынулар һәм җәрәхәтләр ачыклаган, ә егетнең умыртка сөяге сынган һәм тезе зарарланган.
Зыян күрүчеләр әлеге тукталышның элегрәк тә көчле җил чыккан саен җимерелгән булуы хакында да белдергән.
Фото/видео: Честно говоря төркеменнән, vk.ru/govoryachestno
Автор:Денис Таваев
--- |
Иң күп укылган
|