|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2023 Җәмгыять
Давылда һәлак булган, зыян күргән гаиләләр түләүләр алаЯльчик күлендәге фаҗигадә зыян күргән һәм һәлак булган Яшел Үзән районы гаиләләре муниципалитеттан түләүләр ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы рәсми берләшмәсендә хәбәр ителә. Тиешле йөкләмәне Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев биргән, дип яза Татар-информ.
Исегезгә төшерәбез, Марий Эл республикасында 29 июльдә булган коточкыч давыл аркасында Яшел Үзәннең өч кешесе һәлак булды. Тагын җиде кеше, шул исәптән бер бала, төрле җәрәхәтләр алды.
Нәтиҗәдә, муниципалитет социаль ярдәм оештырды. Һәлак булганнарның гаиләләренә 50шәр мең сум һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә 30ар мең сум түләргә карар кылынган. Түләүләр 4 августта ук башланган, акча күчерү дәвам итә.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|