|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2023 Мәдәният
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»не оештыручылар әйлән-бәйлән уйнарга чакыра17 август көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар халкының милли уеннарына багышланган чара узачак. «Әйлән-бәйлән» дип аталган программа җәй дәвамында өйрәнелгән татарларның этник төркемнәренең уеннарына багышланачак. Әлеге чара биюле уеннарга игътибарны арттыру максатыннан оештырыла. Татар халык уеннары халкыбыз мәдәниятенең аерылгысыз мөһим бер өлешен тәшкил итә. Бу уеннарда борынгы бабаларыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагыла. Татар халкының уеннары милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора. |
Иң күп укылган
|