|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2023 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева үз теләге белән пычак астына керергә җыена: «Минем барысы да нормаль түгел»Гөлназ Асаева пластик операция ясатырга җыенуы турында социаль челтәрдә хәбәр итте. – Хирургым язды: 26 август көнне, 80 процент ихтималлык белән, пластик операция ясаячаклар. Ул миңа бик кирәк. «Сиңа нәрсәгә? Синең барысы да әйбәт!» дияргә кирәкми. Ышаныгыз: минем барысы да нормаль түгел. Алла бирса, барысы да нормально булачак! Мине операциягә алырлар, дип өметләнәм», – дип сөйли җырчы.
Нинди опреация, кай төшенә ясалуы турында әле җырчы әйтми, монысы сер булып кала. Моңа кадәр анализлары начар булу сәбәпле, кичектерелгән һәм җырчы бик нык борчылган иде.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|