|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2023 Фаҗига
Авариядә ике кешенең гомере өзелгәнБашкортстанның Хәйбулла районында ике кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе хәбәр итә. Юлдыбай - Акъяр - Сара юлының 48нче километрында "ВАЗ-2107" машинасының 33 яшьлек водителе, фаразлар буенча, «Узып китү тыелган» билгесе зонасында бер машинаны узып барганда 49 яшьлек ир-егет идарә иткән "Лада Калина" машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә ике водитель дә алган җәрәхәтләрдән үлгән. "Калина"ның өч пассажиры, шул исәптән бер яшьлек бала да, дәваханәгә озатылган. "ВАЗ-2107" машинасында булган 60 яшьлек пассажир да зыян күргән.
Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, күзәтчелек ведомствосы юл-транспорт һәлакәтенең барлык хәл-шартларын ачыклауны һәм процессуаль карар кабул итүне контрольгә алган.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|