|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2023 Спорт
Родион Әмиров белән хушлашу “Уфа-арена”да үтәчәк“Салават Юлаев” хоккей клубы уенчысы, дөнья хоккеенда иң өметле һөҗүм итүче булып саналган Әмиров Родион 21 яшендә яман шештән якты дөнья белән хушлашкан. 2020 елда аны НХЛга алдылар. Русия хоккей көярмәннәре арасында матәм – иң өметле саналган һөҗүм итүче Родион Әмировны соңгы юлга озаталар... Ул олылар хоккеенда озак уйнап өлгерә алмады, әмма үзенең тырышлыгы, тиз арада карар кабул итәргә сәләтле булуы белән барсын да әсир итте. Иң мөһиме – ул гел елмая иде...
Родион, зур исемнәр яуларга өлгермәсә дә, үтә дә талантлы булуы белән тарихка кереп калачак.
Егет 2001 елда Ишембай шәһәрендә дөньяга килә. 2020 елда “Торонто Мейпл Лифс” командасы аны 15 нче сан астында сатып алды. Ул “Салават Юлаев” командасының лидеры, Евротурларда Русия җыелма командасы өчен уйнады, күп голлар кертте. Хоккей белгечләре аның талантына соклануларын яшермиләр иде.
2021-2022 ел уен мизгеле алдыннан ул җәрәхәт ала. Мондый җәрәхәт вакытында реабилитация берничә атнага сузыла. Тренерлар да, команда да аның тиздән терелеп чыгуына шикләнми. Тик... 2022 елның февраль аенда “Салават Юлаев” командасы үзенең рәсми сайтында Родион Әмировның миендә яман шеш табылуы турындагы коточкыч хәбәрне бастырып чыгара. Клуб табиблары медкомиссия вакытында аның сәламәтлегендә шикле күренешләр сизгәннәр һәм хастаханәгә җибәргәннәр.
Яманшешнең башлангыч стадиядә булуы гына тынычландыра. Мондый вакытта терелүгә өметләр зур. Тик 2022 елның октябрь аенда уенчының хәле мөшкелләнә. Канадага тренировкаларга дип юлланган хоккейчының яман шеше инде 4 стадиядә булуы ачыклана. Аңа Канада табиблары ярты ел яшисе калуын әйтәләр...
Родион табиблар куйган вакыттан өч айга артыграк яшәде. Родион соңгы көннәрендә йөри алмаган, күзләре дә күрми башлаган. Ул үзе өчен түгел, әти-әнисе өчен борчылган. Аңына килгән вакытларда гел елмайган...
Родион Әмиров белән хушлашу “Уфа-арена”да үтәчәк. Вакытын соңрак хәбәр итәчәкләр.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
--- |
Иң күп укылган
|