поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.08.2023 Криминал

Энесе 17 яшьлек кызны балта белән бәреп үтергән

Башкортстанның Хәйбулла районы Галиәхмәт авылында 17 яшьлек кызны үтерүләре турында язган идек, бактың исә балта белән чабып үтерүче аның ерак туганы булган. Исегезгә төшерәбез, 9 август көнне Хәйбулла районы Галиәхмәт авылында балигъ булмаганнар компаниясе алкоголь эчкән.

Барысы да тарала башлагач, 16 яшьлек Илназ 17 яшьлек Илмира Мөхәммәдиевага аны машинасында өенә кадәр озатырга тәкъдим итә. (исемнәр үзгәртелде). Юлда низаг килеп чыга, егет кызны кешесез урынга алып китә, башына балта белән суга, ул шул урында ук үлә.
 
Ул мәетне ташлап кача, ләкин борылганда машинага зыян китерә. Илмираны волонтерлар һәм полиция эзләгән. Аны авылдан өч километр ераклыкта көч куллану нәтиҗәсендә үлем билгеләре белән тапканнар. Янәшәдә «ВАЗ-2114» детальләре яткан. Соңрак зыян күргән машина һәм шофер табылган. 16 яшьлек егет кеше үтерүен таныган.
 
Туганнары Илмираның Магнитогорскта педколледжда укыганын, бер елдан соң Уфада нефть университетына укырга керергә планлаштырганын, чит илдә эшләргә хыялланганын сөйләде. 18 яшен көткән, аннары машина йөртергә нияте булган. Туганнары аны игелекле, уңган, әмма артык беркатлы һәм ышанучан дип тасвирлый. Үтерүче һәм корбан ерак туганнар булып чыга һәм балачактан ук бер-берсен белгәннәр.
 
- Сеңлем кайтмагач, иртәнге җидедә аны эзләргә чыктык, - дип сөйли аның икетуган апасы. - Илназга бардык. Ул ишекне ачты һәм, бернәрсә дә булмаган кебек, йоклаганын әйтте. Илмира кайда, дип сорагач, ул аны "өй янында калдырып киттем", диде. Без аны дусларыннан эзләп киттек, табалмагач, тагын Илназга килдек. Анда аның әнисе ватылган бампер өчен улын тирги иде.
 
Илназ волонтерлар белән бергә кызны эзләүдә актив катнаша. Аның туганнары йортында су да эчеп чыга әле. "Табылса ярар иде", - дип кабатлый. Мәет табылгач, ул берни дә белмәвен әйтә, шул исәптән машинада балтаның ничек барлыкка килүе турында да.
 
"Соңгы минутка кадәр барысы да аны тере килеш табарга өметләнде. Илмираның әнисенә хәзер бик начар. Без барыбыз да аның өчен бик борчылабыз, ярдәм итәргә тырышабыз, — ди аларның туганы. - Илназ гаиләсе ягыннан - тынлык, гафу үтенү юк».
 
Туганнары гадел һәм иң каты хөкем карарына өметләнә. Үтерүче дип шикләнелгән кеше кулга алынган.
 
Мәрхүмәнең әнисенә, туганнарына сабырлык телибез.
Автор:Резида Валитова
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.08.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»