|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2023 Җәмгыять
Бала үлеме сәбәпләрендә котокыч ялган ачыкланганУзган шимбәдә Әгерҗе районы полиция бүлегенә Красноборск хастаханәсеннән 8 яшьлек малайның үлеме турында хәбәр килә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Әти-әнисе урында полиция хезмәткәрләренә улларының сарай түбәсеннән уңайсыз сикереп, үлемгә китергән җәрәхәтләр алуын аңлата.
Әмма тикшерү вакытында шаһитлар сораштырыла, хокук саклаучылар видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларны тикшерә һәм малайның юл һәлакәтендә үлүен ачыклый, дип яза Татар-информ.
Ачыкланганча, ике гаилә Мадьяр авылына ял итәргә килә. Кич белән 32 яшьлек исерек ир-ат туганының 8 яшьлек улын квадроциклында йөртергә уйлый. Ләкин кайсыдыр бер мизгелдә идарәне югалта һәм квадроцикл әйләнеп каплана. Транспорт чарасы малайның өстенә төшә, алган җәрәхәтләрдән ул урында үлә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук бозучыны тоткарлаганнар.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|