|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2011 Юмор
Телефоннан сөйләшү
– Туфан абыймы?
– Үзе.
– Мине таныдыңмы?
– Мин танырлык нинди эш кырдың соң әле син?
– Димәк, таныдың. Сөйләшәсең киләме минем белән?
– Сөйләп кара.
– Җан исәбе алганда теркәлдеңме?
– Дәвам ит.
– Кем булып теркәлдең?
– Сүзеңне дәвам ит.
– Мин әле теркәлмәдем. Теркәргә килүче юк.
– Бәлки сине юк дип саныйлардыр.
– Ә мин чыннан да юк бит. Җан исәбен алганда ничек мин бу илдә була алам? Җаным минем Парижда калды.
– Парижда булдыңмыни?
– Биш көн рәхәт дөньяда яшәп алдым.
– Җаныңны калдырып кайтырга биш көн дә җитте мени?
– Кайвакытта бер минут та җитә. Синең бит Парижда булганың юк. Аңламыйсың. Эйфель башнясына менгән татарның ничек инде Самосыровога кайтасы килсен. Гәүдәм кайтса да, җаным калды.
– Җан исәбе алучылар килсә, француз дип языл инде.
– Ачуымны китерсәгез, яздырырмын да.
– Французлар ни әйтер бит әле. Татар башың белән тыгылма безнең арага димәсләрме?
– Димәсләр. Мин аларга татарның кем икәнен аңлатырмын.
– Татарның кем икәнен татар үзе дә аңлап бетерми әле. Шуңа күрә дә син француз булгансың.
– Булганым юк әле. Уйлап кына йөрим. Мәскәүне сөендерәсем килә. Бер татар кими бит. Син дә француз булып языл, Туфан абый. Кул чапсын Мәскәү.
– Мерси.
– Нәрсә дидең?
– Мерси дидем.
– Ни соң ул?
– Французча рәхмәт дигән сүз.
– Соң, шул сүзне дә белгәч, йөрмә татар булып. Татар дигәннән, бер нәрсә сөйлимме?
– Сөйләп кара.
– Минем бер дустымның малае марҗага өйләнгән иде. Шуларны теркәргә кергәннәр. Дусның малае үзен булгарин дип яздырмакчы була икән. Шуннан хатыны әйтә моңа: «Какой ты булгарин? Ты татарин. И наши дети татары. Пишите их татарами, а меня русской», – дигән. Кара бу татарны, мин әйтәм, марҗаныкы хәтле дә юк акылы.
– Син миңа кәефең яхшы чакта шалтырат.
– Ә минем кәефем яхшы. Хәтта бик яхшы. Җан исәбен алучылар керсә, үземне кем итеп яздырырга икәнен беләм. Ләкин француз түгел. Эйфель башнясын күккә каратып бастырган халыкны мыскыл итәсем килми. Беләсеңме, мин кем булып язылам?
– Кем?
– Алаша! Ха-ха-ха! Нигә көлмисең? Әйе, алаша. Похож на жеребца, но биягә атланырга теләге юк. Пардон, мсье. Гуд бай.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|