|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2023 Җәмгыять
Алты ел башындагы пуля белән йөргәнАлты ел элек Подмосковьеда яшәүче ир ялгыш пневматик пистолеттан үзенең башына аткан. Пуля аның күзенә тигән, һәм ир 6 ел буена башындагы пуля белән йөргән, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы. Яшь кеше сул күзендәге ят җисем белән йөргән һәм медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итмәгән. Аның сүзләренчә, күзендәге пуля үзен берничек сиздермәгән. Әмма соңгы арада яшь ирне башы авыртып җәфалаган, табиблар аңа МРТ үтүне билгеләгәннәр. Тәндә металл элементлар булган очракта МРТ ясарга ярамый, шуңа пациент пуляны алыр өчен офтальмологка мөрәҗәгать иткән.
“Пациент күлмәктә туган дисәң дә була, пуля аның кашы астындарак иде, башка урынга тисә, күзсез калыр иде. Урындагы анестезия белән без ят җисемне алдык һәм косметик җөй салдык. 30 минутлык операция уңышлы үтте”, – дип сөйли табиб-офтальмолог Анна Далиле.
Пациент бер тәүлек дигәндә тернәкләнеп чыккан һәм турыга эшкә киткән.
Чыганак: Moslenta.ru
Фото: фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|