поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.08.2023 Шоу-бизнес

Динә Латыйпова: «Рафаэль мине саклап калу өчен бөтен көчен куйды»

Алар гадәттә әңгәмәләрдә бергә катнаша, тамашачы да Динә янәшәсендә Рафаэль Латыйповның булуына күнеккән. Ләкин безгә бүген Динә Латыйпова китап авторы буларак ачылды. Кулга каләм алуга ни этәргән? Китапларында – үз язмышымы? Иҗат аңа ни өчен кирәк? Без әнә шуларны белештек.

– Буада төпләнеп, үз юлын тапкан, үз театрын ачкан Раил Садриев бар. Сез дә Рафаэль абый белән иҗатыгызны Буада башлап җибәрдегез. Нишләп шунда гына калмадык икән, дип уйлаганыгыз бармы?
 
–  Һәр кешенең – үз сукмагы, үз юлы. Безнең дә Рафаэль абыең белән үзебезнеке, кеше юлыннан йөрмибез. Шуңа күрә Казанга килеп төпләнергә теләгәнбез икән, үкенмибез. Монда да үзебезне табарга, үз нигезебезне корырга насыйп булды.
 
– Сезне халыкка чыгарган җыр кайсы?
 
– Мин күбрәк Рафаэльнең администраторы булдым, шуңа җыр мине түгел, Рафаэльне танытты дисәк, дөресрәк булыр. Шулай да халык безне Динә һәм Рафаэль Латыйповлар дип исендә калдырды. Беренче кассетабыз танылу китерде һәм анда кергән барлык җырлар халыкка барып җитте, дип әйтә алам. Шуннан соң инде һәр яңа программаның үз җыры булды. Әгәр үз җырың булып, халык күңелен яуламасаң, онытыласың, төшеп каласың. Шөкер, җырлар уңышлы булдылар, халык күңелен яуладылар. Моннан 30 ел элек җырланган җырлар бүген дә онытылмый. Мәсәлән, «Тәрәзәңдә утың бар» (Нияз Акмал сүзләре, Фәрит Хатыйпов көе), «Гомерләр үтә» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Оскар Усманов көе) җырлары шундый.
 
– Нәкъ менә сезнең язмышка тәңгәл җыр бармы?
 
– Җырда синең язмышыңның бер почмагы булса да чагылмаса, ул синең йөрәгең аша үтми. Йөрәк аша үткәрмәгәч, халыкка да барып җитми. Җыр йөрәктән, җаннан чыкканда, язмышыңа кайтаваз булып яңгыраганда гына озын гомерле була. Әйе, җырлар язмышыбызга тәңгәл дип әйтеп була.

–  Укучы сезне «Мәк чәчәге» әсәре аша да белә. Каләм алып язарга ни этәрде?
 
– Бер сөйләшеп утырганда гыйбрәтле язмыш тыңларга туры килде һәм менә шул кулга каләм алырга этәрде. Төгәлрәге, башта ул пост рәвешендә социаль челтәрдә дөнья күрде. Әмма әйтәсе килгән фикерне бер пост белән генә төгәлләп булмады, ул киңәйгәннән-киңәя барды. Укучыларда да кызыксыну уятты. Ниһаять, китап рәвешендә дөнья күрде. Шуннан соң инде мин әсәрләремне халыкка тәкъдим итә башладым. Интернет челтәрләрендә «Ата каз биюе», «Бер шакмак шикәр», «Төйнәлмәгән төер», «Бөкре мәхәббәте» дигән әсәрләремне тараттым. Һәр әсәрнең нигезендә чынбарлыктан алынган сюжет ята. Ул, әлбәттә, үзгәрә, әдәбиләшә. Бүген шушы әсәрләрнең берсе – «Бөкре мәхәббәте» дә китап булып чыгарга әзерләнә. Параллель рәвештә «Бүре сукмагы» дигән әсәрне язам. Аны да башта интернет аша тәкъдим итәчәкмен.
 
– Сезнең бит үзегезнең язмыш та гыйбрәтле. Игезәк балалар табу, гаилә бөтенлеген саклау, чир… Болар хакында сөйләп үтсәгез иде. Ә иң мөһиме – авыр сынаулар алдында калганда ничек һәм кайдан көч алырга?
 
– Әйе, без ике игезәк кыз үстердек. Хәзер инде менә оныкларыбыз – малайлар үсеп киләләр. Тормыш бит ул, аның бураны да, җиле дә, челлә кояшы да кагылмыйча калмый. Бездә дә аның төрле чаклары булгандыр. Әмма гаиләне  челлә кояшында янмыйча, яңгырында эреп акмыйча саклап калырга тырышасың. Хәзер барысы да Алллага шөкер, менә шунысы – иң мөһиме. Әйе, сәламәтлек какшаган чаклар да булды. Ул чакта үз-үзеңә ышанычтан бигрәк, синең тирәңдәгеләрнең өмет-ышанычы көчле булу кирәктер. Терелер өчен ничек тә өметне сүндермәскә кирәк. Тирә-юнеңдәгеләр көчеңә ышанса, синең дә өметең ныгый. Минем янәшәмдә ышанычлы терәгем, таянычым булды. Миңа Рафаэль бик нык ярдәм итте. Нәкъ яу кырындагы кебек булды ул. Рафаэль мине саклап калу өчен бөтен көчен куйды. Халык медицинасын да кулланды, табибларга да йөртте. Аллаһы Тәгалә гомер бирде, шуңа шөкер итеп яшим.
 
Ә иҗат – тормышыбызның бер өлеше. Җыр, шигърият, сәхнә – без әнә шулар белән яшибез. Язуга килгәндә, ул – минем күңел халәте. Анда әсәреңнең герое белән бергә-бер каласың, алар белән яшисең, сөйләшәсең, бәхәсләшәсең.

– Сез – бик күп никах һәм туй тантаналарын алып баручы да. Менә шул чараларда ук бу гаилә озын гомерле булыр, яки киресенчә, ай-һай, озак яшәмәсләр, дип фаразлый аласызмы?
 
– Әйе, без кырык елга якын менә шундый матур чараларда катнашабыз. 1987 елда беренче туйны алып барган идем. Шуннан бирле бик күп туйлар, бик күп никахлар күрергә туры килде. Вакыт белән яшьләр дә, тәрбия дә үзгәрә. Аларны үзең белән чагыштырып бәя бирергә ярамый. Яшьләр тормышка әзерлекле, гаилә кору кебек олы эшне дә аңлап башкаралар. Шул ук вакытта гаилә камытын бик үк әзер булмаган килеш кигәннәре дә очраштыргалый. Андыйлар күзгә чалынса, «И балакай, сиңа холыкны формалаштырырга кирәк шул әле», – дип уйлап куясың. Без уздырган туйлар, без кавыштырган гаиләләр, 100 проценты ук дип әйтмәсәм дә, 90 проценты тулы гаилә тормышы белән яши. Без алар белән барыбер сирәк булса да аралашабыз. Хәзер инде күбесе үзләре әби-бабай, кода-кодагый булып беттеләр. Күбесенең балаларының туйларында чыгыш ясыйбыз, юбилейларында катнашабыз.
 
 – Бәхетле гаилә төзү рецепты бармы?
 
– Аның рецепты бер: түземлек, сабырлык, җаваплылык кирәк. Шулар булганда, бар да яхшы була.
 
Блиц-сораштыру
– Иң бәхетле мизгел?
 
– Тормышымның һәр мизгелен бәхет дип саныйм. Таңның яктылыгына сөенеп уянып, үз аякларыңда йөреп китү, дөнья матурлыгын күрү, тою, ишетү һәм шуларга шөкер итеп яшәү – бәхет инде ул. Дөньялар тыныч булсын, кайгы-хәсрәтләр килмәсен, көтелмәгән сынаулар капка ачып кермәсен иде.
 
– Иң авыр мизгел?
 
–  Якыннарымны югалткан көннәр… Ике абыем яшьли китеп барды. Юкса бит ир уртасы булып тормыш итәр чаклары иде.
 
– Хатын-кызга каршы эшли торган сыйфат?
 
– Үз-үзеңне яратмау. Беренче чиратта хатын-кыз үзен яратырга тиеш. Ә без беренче урынга тормыш итүне куябыз.
 
– Ир-атка килешми торган сыйфат?
 
– Буш сүзлелек, вәгъдәсезлек.
 
– Иң зур теләгегез?
 
–  Иманлы булып, намазлыкта, балаларымның миһербан-шәфкатенә сөенеп, бәндәләргә мохтаҗлык төшермичә, илгә-көнгә тынычлык биреп, пар канат булып гомер итсәк иде дип телим.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»