поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.08.2023 Хәвеф-хәтәр

Яшен сугып йорт-җирсез калганнар: «Бомба шартлаган сыман булды»

Күктә уйнаган яшен ташы җиргә томырылса бер миллион көчәнеш белән китереп суга. Әгәр дә берәр нәрсәгә ут каба икән, мизгел эчендә ялкын камап ала, берничек тә туктатып булмый, дип аңлата янгын сүндерүчеләр.

Балтач районының Таузар авылындагы йортына җәйгелеккә генә кайтып торучы Руслан Фәйзетдинов гаиләсенә килеп кагылган хәсрәт тә нәкь менә шушы тәгълиматның дәлиле. 31 июнь көнне иртәнге сәгать сигезләрдә дөньясы ярылгандай итеп, яшен нибары бер мәртәбә гөрселди. 8 минут эчендә агач йортлары кара көлгә әйләнә. 
 
Руслан хатыны Гөлназ белән ул йортны 7 ел элек сатып алган. Үзләре Казанда яши. Әниләре Розалия ханым җәйгелектә авылда тора, янына оныклары кайта. Тамырлары белән Таузарга бәйле нәсел дә түгел, биредә туганнары яшәгәнлектән генә, йорт сатып алу нияте белән Таузарга тукталалар. 
 
–Хатыным ике бала белән авылда иде, әни янында. Сеңлем дә, баласы авылда. Иртән уянып торып җитмәгән мәлләре. Яшен китереп суккач, бик нык курыкканнар. “Бомба шартлаган сыман булды, улым. Балалар түгел, минем йөрәк табан астына ук төшеп йөгерде”, – ди әни. Ул инде, авылда берәр нәрсәне яшен сукмадымы икән дип верандага чыгып, тәрәзәдән карарга уйлаган. Ишекне дә ачкан, башта янган ис тойган, ул да түгел ялкыны да күтәрелгән. Әни сүндермәкче дә булып караган, кая инде... Верандада суыткыч тора иде. Өйдәгеләр бөтен көнкүреш техникасын уттан алып бетергәннәр, верандада бер шушы суыткыч кына эшләп калган. Яшен вакытында бөтен нәрсәне уттан алырга кирәк икән, менә шуны да ныгытып аңладык без, – дип сөйли Руслан.
Розалия ханым үз көче белән генә янгынны сүндерә алмаслыгын аңлап, өйгә кереп йөгерә. Ишектән чыгарлык булмый, берәм-берәм тәрәзәдән урамга сикерәләр. 
 
 – Әнинең өйдә сумкасы белән бөтен документлары калган. Аны уйлап та җиткермәгәндер, балаларны коткарырга ашыккан. Ишегалдында машина тора иде, ачкычы Гөлназның кесәсендә булган – менә Аллаһның рәхмәте. Аны тиз генә кабызып урамга чыгарып куйганнар, балалар машинада утырышып торган. Бик курыкканнар инде. Әни бик борчыла. Аллаһы ярдәме белән, кечкенә генә йорт торгызырга исәп. Таузар авылын бик ошаттык, аны калдырып китәсебез килми. Табигате дә матур, халкы да ягымлы, – ди Руслан.
 
Үзе дә, хатыны да намазда икән. Шунлыктан банк реквизитларын куеп, ярдәм сораудан да баш тартты.
–Үзебезнең дә кара көнгә дип җыйган акчабыз бар иде. Дуслар, танышлар, туганнарыбыз да бик нык ярдәм иттеләр. Ярдәмнең дә артыгы кирәкмәс, булганы җитә, – диде ул. 
 
Аллаһы биргән сынау бу. Сабырлык белән кичсеннәр.
 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»