|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2023 Криминал
Мәктәп директоры укытучылардан акча таләп иткәнБашкортстанның Белорет районара суды мәгариф оешмасының элеккеге җитәкчесенә карата «ришвәт алу» һәм «кече ришвәтчелек» маддәләре буенча хөкем карары чыгарды. Җинаять эше кузгатуга прокурор тикшерүе материаллары сәбәпче булган. Төбәк күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2018 елның декабреннән 2021 елның декабренә кадәр хатын хезмәткәрләренә югары премияләр язган. Соңыннан аның таләпләре буенча педагоглар алынган түләүләрнең бер өлешен аңа күчереп барган. Үзенең законсыз гамәлләре белән ул 250 мең сумга якын зыян китергән.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа шартлы рәвештә 3 елга сынау срогы белән 6 ел ирегеннән мәхрүм итү, 350 мең сум күләмендә штраф салу, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә оештыру-идарә итү һәм административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыру белән бәйле укыту эшчәнлеге өлкәсендәге вазифаларны биләү хокукыннан 4 ел 6 айга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|