поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2023 Милләт

Туган якның горурлыгы һәм сөекле әдибе иде

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел. Роберт абый Миңнуллинга – 75 яшь, дип куйдым да язганымны төзәтергә мәҗбүр булдым – тууына 75 ел! Кем уйлаган шагыйрьнең юбилеена мәкалә урынына истәлек язарга туры килер дип!

Истәлек язу юбилей мәкаләсеннән күпкә авыррак та, җаваплырак та. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – монда ихласлык хаким итәргә тиеш.Роберт абый шигырьләре һәм җырлары белән барлык татар баласына да яшьтән үк таныш, әлбәттә, ә инде шәхси очрашулар, аралашулар, серләшүләр соңрак башланды...1992 елда, “ел сенсациясе” булып, “Шәрык” радиосы ачылды. Татар, башкорт, урыс, инглиз, немец телләрендә кыска дулкыннарда эшләүче радиокомпанияне Фларит Саттаров ачты. Баш редактор итеп Уфа сәнгать институтының кафедра мөдире, профессор Фәрдүнә Касыймова билгеләнгән иде. Башкорт дәүләт университетында дәресем вакытында ул мине чакырып чыгарды да яңа ачылучы радиога эшкә чакырды һәм журналистикага җитәкләп алып та керде.

Туган якның горурлыгы һәм сөекле әдибе иде

Шулай итеп, мөгаллимлек белән беррәттән, журналистика йөген тарта башладым, бәхеткә, алар бер-берсен тулыландыра иде. Гади аралашу белән журналист аралашуы бик тә аерыла: бөтенләй башка аралашу ракурсы барлыкка килә. Шуңа да журналист шактый күп күрә һәм күп белә дә.
 
Роберт абый белән беренче очрашу һәм аралашу галим, артист һәм мөгаллим коллегам Марат Шәрипов оештырган “Болгарга сәяхәт” вакытында булды. Традицион булып киткән бу сәяхәтләрдә Роберт абый хәләле Клара ханым белән дә даими кунак булды, төпле сүзен әйтте, шигырьләрен укыды.
 
Һәр очрашуда диктофон кабызылып, әңгәмәләшү булса да, менә бу беренче очрашуыбыз бик истә калды.
 
Журналистлык һәм мөгаллимлек язмышы мине Әмирхан ага Еники һәм Фәридә апа Кудашева белән якынайтып җибәрде. Ә аларның якын дусты һәм сердәше Роберт абый иде. Уртак очрашулар, һәртөрле кичәләрдә катнашырга, табындаш та булырга туры килә иде.
 
Роберт абыйның юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференцияләрдә гыйльми док­ладлар да укылды, Хәсән Туфанның юбилейларын да бергәләп искә алырга туры килде. Ул вакытта без Уфадан Казанга күренекле башкорт шагыйре Ирек абый Кинҗәбулатов белән барган идек. Легендар җырчыбыз Фәридә апа Куда­шеваның 85 яшьлек юбилеена бер самолет булып килгән делегацияне дә оештырды
Р. Миңнуллин. Әмирхан ага Еникинең 90 яшенә багышланган мәҗлесне әдипнең өендә Роберт абый бик матур итеп алып барган иде.
 
Фәридә Кудашева, Әмирхан Еники, Мостай Кәримне соңгы юлга озатканда да Роберт абый булды, кайгы уртаклашты, юату сүзен дә әйтте. Шагыйрьнең 70 яшьлек юбилеен якташлары бик зурлап үткәрде, юбиляр чакыруы буенча анда булу бәхете миңа да насыйп булды. Шәммәттә, Сөн буйларында булдык, аннары Югары Яркәйдә зур юбилей кичәсе булды. Табигать кочагында, Миңнуллин каеннары янында башланган бу бәйрәм Мәдәният сараенда тәмамланды. Роберт абый, Клара апа, Татар­стан­ның мәдәният әһелләре катнашкан, шагыйрьне зурлау һәм хөрмәтләүгә багышланган бу шигьрият бәйрәме, район һәм республика халкы өчен бик зур вакыйга буларак, аларның күңелендә һәм мәдәният тарихында калды.
 
Роберт абый проекты кысаларында Фәридә Кудашева хатыным Венера белән икәүләшеп Фәридә апаның җырларын, архивын барладылар һәм материалларны Роберт абыйга тапшырырга әзерләделәр. Җырларның язмаларын “Шәрык” (Роксана) радиосының ул вакыттагы җитәкчесе Сероп Бабаян фатыйхасы белән аның “Мелькомбинат” районындагы студиясендә магнит тасмалардан һәм кассеталардан санлы форматка күчерү өстендә эшләдек. Фәридә апаның йөздән артык җыры аның үз катнашлыгында редакторланды һәм саклап калынды һәм Роберт абыйга тапшырылды.
 
Роберт Мөгаллим улы, Рәфкать Кантюков белән бергәләп, олуг җырчыбызның “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Рәйхан”, “Сагынам, дуслар, илкәйне”, “Таулар юлы”, “Кайтырсың шикелле” дип аталган 5 аудиодискын яздырып, халыкка җиткерделәр. Сәнгатьне сөю өстенә, сәнгатькяргә матди һәм реаль ярдәм күрсәткән уңганнар фидакарьлеге иде бу.
 
Шулай ук Фәридә апа хакындагы китабы өстендә эшләгәндә дә Роберт абый белән без даими бәйләнештә булдык: җырчы архивыннан материалларны, фотоларны аңа тапшырдык. Үз архивымда булган фотоларны да җибәрдем. Китапта мәкаләләребез дә басылып чыкты. “Фәридә Кудашева: Илаһи моң иясе” дигән китабының кереш өлешендә Роберт абый безнең хезмәттәшлек хакында болай дип язды: “Китапны әзерләүдә Фәридә апаның якын дуслары, Уфада яшәүче галим, журналист Рәүф Идрисов һәм аның җәмәгате Венера Гыймазова бик теләп катнаштылар. Берничә ел дәвамында алар аның архивын тәртипкә китерде, матбугатта чыккан бөтен язмаларны, аңа килгән хатларны, документларны барлап чыкты. Фәридә апа турындагы истәлекләрнең бер өлеше алар тырышлыгы белән язылды”.
 
Роберт абыйның безне дә җәлеп иткән бу проектлары аның гаҗәеп зур иҗтимагый эшчәнлегенең бер өлеше генә иде, әлбәттә. Якташларына багышланган “Газиз якташларым” китабы юкка гына шулай аталмаган. Акмуллалар, Тукайлар, Гафуриләр, Кәримнәр, Нәҗмиләр, Еникиләрдән килгән вазыйфа – ике республика, ике халыкның татулыгы һәм дуслыгының үзенчәлекле поэтик символы, үзе әйткәнчә, тере күпер булу Роберт абый өлешенә дә төште. Бу өлкәдә шагыйрь буларак та, депутат буларак та, ышанычлы дус буларак та әллә ничә кеше башкарырлык эшләр эшләргә өлгерде ул.
 
Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә багышланган “Милли җаным” китабын, республикабызның талантлы шагыйрьләре Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтуллинның шигырь җыентыкларын әзерләп бастырды, Равил Насыйбуллинның шигъри җыентыгына җылы фатыйхасын бирде. Тагын да шундый изге ниятле проектлары әллә күпме булды шагыйрьнең һәм җәмәгать эшлеклесенең.
Роберт абый йөрәк авыруыннан соң Уфаның “Зеленая роща” шифаханәсендә дәваланды. Аннан чыккан көнне күрешергә насыйп булды. “Миңа кошелектан башка әйбер күтәрергә ярамый!” – дип, шагыйрь чемоданнарына ымлады. Алырга килгән машина шифаханәнең икенче ягында булып чыкты. Киттек урман аша, шулчак шактый көчле җылы җәйге яңгыр явып үтте. Журналистлык гадәте белән шагыйрьне фотога төшерәм, ә ул: “Күшеккән тавыкка охшап калганбыз, син аны беркайда да бастырма инде!” – дип кенә куйды.
 
Истәлекләр, дигәннән. Казанда Роберт абый фатирында Рим абый Идиятуллин белән кунакта булган идек: әдәбият һәм сәнгать хакында сүз күп булды, шагыйрь җылы автографлары белән китапларын, җиде томлыгын бүләк итте. Ул җыентык студентларга диплом эшләре язар өчен бик кыйммәтле чыганакка әйләнде.
 
Тагын бер истәлек: ике соискательгә диссертацияләр язар өчен Р. Миңнуллин иҗаты буенча темалар бирдем. Нуридә Насыйбуллина диссертация яклады, хәзер ул – Казанда Г. Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән гыйльми хезмәткәр. Роберт абыйның фатыйхасы белән башланган эш бик уңышлы тәмамланды, Стәрлебаш кызы Нуридә шагыйрь әсәрләре буенча монография бастырды һәм аның иҗаты буенча әйдәүче белгеч булып китте.
 
Роберт абый Башкортстанда бик популяр шагыйрь иде. Балалар шагыйре булуы да, матур җырлары да, актив җәмәгать эшлеклесе һәм журналист булуы да үз ролен уйнагандыр.
 
Булачак шагыйрь 1963-64 уку елында Уфа сәүдә-кулинария училищесында (хәзер ул уку йорты 8нче Март урамындагы Уфа эшкуарлык, экология һәм дизайн колледжы (УКПЭД) дип атала) укып та ала, ләкин әнкәcен, туганнарын, Сөнне сагыну хисен җиңә алмыйча, кайтып китә. Шулай итеп, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, шагыйрь Р. Миң­нуллинның эзләре Уфаның әдәби картасында лаеклы урынын алган.
 
Педагогика кафедрасында эшләгәндә Уфа мәктәпләрендә балалардан Башкортстаннан нинди шагыйрьләрне беләсез, дип сорагач, алар бертавыштан: “Мостай Кәрим, Роберт Миң­нуллин!” – дип җавап биргәннәр иде. Популярлыгы зур иде шагыйрьнең, шуңа да 70 яшьлек юбилее алдыннан аңа “Башкортстанның халык шагыйре“ исеме бирелә икән, дигән сүз дә йөрде. Ике республиканың халык артистлары кебек аңлашыла иде бу хәл. Чыннан да, андый гамәл булган очракта Роберт Миңнуллин мондый мәртәбәле исемгә, һичшиксез, бик лаек иде. Нишлисең: мактаулы исемнәр кешеләр тарафыннан бирелә, ә аларның ялгышуы да ихтимал, шуңа лаеклы бәһа соңларга да, бирелми калырга да мөмкин. Әлбәттә, рәсми дәрәҗә, титуллар онытыла, ә исем кала, чөнки иң гадел хөкемдар – халык һәм вакыт-тарих! Классиклар шулай үлемсезлеккә ирешә.
 
Күңелдә калган тагын бер сер белән уртаклашасы килә. Әмирхан ага Еникинең 90 яшьлек юбилеена Роберт абый “Кызыл таң” гәзитендә “Морза” дип аталган зур мәкаләсен бастырып чыгарды. Мондый баш кую һич тә очраклы хәл түгел иде кебек. Илдар абый Юзеев белән бер сөйләшүдә ул үзенең Роберт Миңнуллин белән бер нәселдән – морза Юзәйләр затыннан икәнлеген әйткән иде. Бу хакта аңа Роберт абый сөйләгән булып чыкты. Илдар абый хакында истәлек язганда мин татар морзалары тарихын өйрәнүче Илдус Габдуллинга шул сорау белән мөрәҗәгать иттем, һәм ул Актаныш, Азнакай якларында Юзәй морза нәселенең булуын раслаган иде. Соңрак Татарстан парламентында шагыйрьнең кабинетындагы диварда Роберт абыйның шәҗәрәсен һәм анда Юзәй исемен күрергә дә туры килде.
Роберт абый белән очрашу һәм аралашу сәхифәләрен — язмаларымны барлыйм.
 
“Уйласам да туган якны, күңелемне моң баса”
Роберт Миңнуллин...
 
Гаять популяр шәхес, әдәбият һәм сәнгать әһеле, җәмәгать хадиме хакында ниндидер сүз әйтү ифрат авыр. Бердән, барысы да инде әйтелгән һәм кемнәр тарафыннан әйтелгән бит әле, дип уйлыйсың. Икенчедән, ниндидер сүз әйтергә минем хакым бармы соң, дигәнрәк уйлар күңелгә килми калмый.
Роберт Миңнуллин – һичшиксез, туган туфрак җылысын тоеп иҗат итүче халыкчан шагыйрь, Туган як җырчысы. Ә Гете: “Шагыйрьне аңлыйсың килсә, туган ягына бар”, дигән. Кешенең асылы туган җиренә, туган теле, әнисенә һәм балаларга мөнәсәбәтендә күренә. Бу яклап Роберт Миңнуллин – балачак, туган як, әниләр шагыйре дә. Иң табигый, иң саф, иң асыл хис-тойгы, фикер, уй шагыйре ул.
 
Үзебезнең шагыйрь
 
Элегрәк халыктан чыккан, түбәннән күтәрелгән, ягъни тормышның барлык авырлыгын үз иңендә тоеп, яшәешнең барча гамен, моңын татып үсү хакында сүз бара иде. Тукаебыз, шулай авырлык дәрьясын кичеп, милләтнең сөекле шагыйре булып җитешә. Ә бит Роберт Миңнуллин шигъриятендәге моң да күктән төшмәгән. Күргәннәр, баштан кичкәннәр нәтиҗәсе дә ул. Әтисез мохтаҗлыкта үткән балачак, өлкән абый булуга, нәниләрне кайгыртуга бәйле вазыйфалар, җәмәгать хадиме – депутатлык борчулары, милләт гаме, сагыну-сагыштан торган гомер. Болар, әдипнең гражданлык йөзен билгеләп, мәшһүр балкар шагыйре Кайсын Кулиев сүзләре белән әйткәндә, “дөньяга акыл иясе һәм балалар күзе белән карарга” өйрәткән.
 
Иҗатның бер ягы – нәрсә турында язу, ягъни тема булса, аның икенче ягы – ничек язу, әдәбилек – нәфислек, художестволык. Бу яклап исә Р. Миңнуллин – милли әдәбиятыбызның бик борынгыдан килгән Мөхәммәдьяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, Хәким, Атнабай, Афзал, Юзиләрнең традицияләрен иң лаеклы дәвам иттерүчеләрнең берсе. Икенче яклап, ул Тукай, Барый Рәхмәт, Шәүкәт Галиевтан килгән балалар шигъриятен дә яңа үрләргә күтәрүче дә. Татар классик җырын үстерүдә дә шундый ук вазыйфаларны уңышлы дәвам итә шагыйрь.
Нәкъ менә иҗатының шул сыйфатлары өчен шагыйрь Тукай премиясенә лаек булгач, аны Илеш ягының Тукае, ягъни Башкортстанның Тукае дип тә атаганнар иде. Бу чагыштыру- метафораның шагыйрьгә тап килүе һичбер шик уятмый. Үзе кебек үк сабыр, тирән, олпат аның шигърияте. Тирән сулы елга кебек. Ашыкмый, кабаланмый, сикеренми генә ага андагы тыгыз хисләр.
Бу иҗади үзенчәлекне Әмирхан ага Еникинең моңлы прозасы белән чагыштырып булыр иде. Күңел карурманнарының тургае яисә туган җирдә генә үскән моңлы тургай белән.
 
Шагыйрь җанының фәлсәфи тирәнлеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы, самимилеге, шуклыгы, бунтарьлыгы, хыялыйлыгы, зирәклеге әсәрнең яшәеш формасын – художестволы фикерләүне дә үзенчәлекле итә.
 
Ритмик төгәллек, фикер һәм хис ачыклыгы, образларның конкрет детальләргә корылуы, аларны эре штрихлар, чагу буяулар белән тас­вирлауда аның олылар өчен дә, балалар өчен дә иҗат иткән әсәрләренә бердәй хас.
 
Роберт Миңнуллин милли тел, милли мәдәниятне инкарь иткән торгынлык елларында милләт язмышын хәл итүче өлкәгә мөрәҗәгать итә. Ул, балалар әдәбиятында шедеврлар тудырып, киң танылу ала һәм Халыкара Андерсен бүләгенә лаек була.
Бүгенге милли яңарыш эстафетасы Р. Миң­нуллин шигырьләрен укып үскәннәр кулында, дип, тулы ышаныч белән әйтә алабыз. Без шагыйрь белән горурланабыз, аңа сокланабыз һәм, әлбәттә, бик рәхмәтлебез дә. Хезмәте, иҗаты, кешелек бөтенлеге өчен...
Бик тыйнак та, бик гади дә, бик катлаулы да, бик олы да, бик зирәк тә, шаян-шук та, бик инсафлы да аның шигърияте һәм шагыйрь үзе дә.
Сүзне Роберт Миңнуллинга бирик.
 
Әнкәй, дигәндә...
 
Минем иҗатымда әнкәй образы бик зур урын алды. Әнкәй турында җырларым, шигырьләрем бик күп. “Әнкәй” дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки Җирдәге иң бөек кеше – Ана! Юкка гына Җир-ана, Ватан-Ана димибез бит! Хәтта туган телебезне дә “ана теле” дип йөртәбез.
Әнкәйләр хакында сүз чыкканда мин иң элек үземнең әнкәемне – Сөн буендагы Шәммәт авылында яшәүче гади бер татар хатынын искә алам. Ул үзе Гөлҗәүһәр исемле. Балалар йортында үскән. Шуннан калган микән, әткәй аны “Галя” дип кенә йөртә иде. Ә авылдашлар исә аңа Гөлҗәүһәр дип тә, ни өчендер Җәүһәрия, Гәүһәрия дип тә, Җәүһәр, Гәүһәр, хәтта Миңнуллина дип тә дәшәләр. Ә безнең өчен аның иң матур исеме – Әнкәй! Ул берьялгызы биш бала тәрбияләп үстерде. Ул – ни тотса, шуны булдыра торган кеше. Андыйлар булса да, бик сирәктер, мөгаен.
 
Иң гади, иң гадәти кеше ул минем Әнкәй. Аның бернинди дә мактаулы исемнәре дә, югары дәрәҗәләре дә, олы бүләкләре дә юк. Ул фәкать зур горурлык белән “Ана медале” һәм “Ана” дигән бөек исемне генә йөртә. Шуңа күрә дә үземнең шигырьләремдә “Әнкәй” сүзен мин баш хәрефтән генә язам. Дөньяда иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешемә багышланган алар... Әнкәйләр һәм туган яктан башлана шагыйрьлек.
 
“Халык шагыйре” исемен алгач...
 
Ул – бөек исем, мин аны бик яхшы аңлыйм. Әле аңлап та бетермим кебек... “Халык шагыйре” исемен, гадәттә, 70-80 яшьләрдә бирәләр, һәм алар күп тә түгел. Татарстанда да, Башкортстанда да алар бармак белән генә санарлык. Мин ул җаваплылыкны яхшы аңлыйм, шуңа күрә якташларымның йөзенә кызыллык китермәм, дип ышанам.
Халык шагыйренең иҗаты һәм шәхесе бер була. Шагыйренә карап, халыкның бөтен әдәбиятына, мәдәниятенә бәя бирелә. Халык шагыйре барлык яктан да халыкчан, үзенеке булырга тиеш. Әйткәнемчә, күз өстендәге каш ул. Аның һәр сүзе үлчәнгән булырга тиеш, чөнки һәр сүзе өчен шагыйрь җавап бирә. Халыкны яклап әйтелгән сүз булырга тиеш. Ә иң авыр чакларда халыкка шагыйрь сүзе бик кирәк...
 
Казан хакында...
 
Казанның мең еллыгына бер мәзәк тә уйлап чыгардым. Укучылар Роберт Миңнуллиннан Казанга килү вакытын сорыйлар икән. Шагыйрь: “Мин килгәндә аңа 850 ел да юк иде. Ә хәзер – 1000 ел”, – дип җавап биргән, ди.
Казанның 1000 еллыгы – милли бәйрәм дә, сәяси бәйрәм дә, барча халык бәйрәме дә. Ул безгә бик кирәк иде. Көтеп алган бәйрәм иде. Без халкыбызның озын гомерле, зур тарихлы шәһәрле, дәүләтле халык икәнлеген бөтен Русия, дөнья җәмәгатьчелеге алдында тагын бер кабат исбатладык. Бу безгә бик кирәк иде...
 
Бәйрәмнән файдаланып, татар халкының, республиканың имиджын күтәрү өчен дә зур эшләр башкардык. Башкалабызны яңарттык, матурладык, чистарттык. Кунакларның гына түгел, үзебезнең дә күңелебез булды. Икенче яктан, мин барыбер авыл малае булып калам. Казанда тумагач, ул миңа авыл кебек якын була алмый, чөнки Казан зур, аны аңлау бик авыр. Ул – бик кырыс шәһәр. Ләкин күнегергә туры килә... Өйрәнәсең... Аннары, Казан бит ул – шагыйрьләр шәһәре. Кол Шәриф, Мөхәммәдьярлардан ук килә бу. Казанга Бөтен Русиядән җыелган татар шагыйрьләре. Казан безгә бик кадерле, кырыс булса да...
 
Без Сөембикә манарасына өйрәнгән идек инде. Һәм Сөембикә Сөембикә булып калачак та. Ул Кол Шәрифне алмаштыра алмаячак. Ә Кол Шәриф мәчете – яңадан төзелгән мәчет, ул мәчет кенә дә түгел, аның мәгънәсе зуррак, чөнки ул шагыйрь исемен йөртә. Кол Шәриф мәчетенә багышлап, бер җыр да язган идем, анда шундый сүзләр бар:
Нурга күмел, Кол Шәриф,
Без кол түгел, кол түгел,
Без кол түгел, Кол Шәриф.
Әгәр дә инде җимерелеп көлгә әверелгән Кол Шәрифне без торгыза алганбыз икән, халыкка, тарихка кайтара алганбыз икән, без бәләкәй, беткән халык түгелдер. Без барысын да булдырабыз, әгәр теләсәк, әгәр тырышсак, әгәр бердәм, дус, олы максатлы булсак...
 
Юбилейлар уңаеннан
 
Алтмыш, җитмеш яшьлек шагыйрьләр булмый. Шагыйрьләр һәрвакыт яшьләр яшендә була. Дөрес, аның төрле халәте бар: 17 яшьлек егет тә, 70 яшьлек аксакал да. Шагыйрь өчен яшь бернинди роль уйнамый.
Ә шагыйрьлек – туган яктан, туган туфрактан, судан, һавадан... Еш кына: “Туган якны сагынасыңмы?” – дип сорарга яраталар. Ә минем туган яктан киткәнем дә юк! Уйласам да туган якны, күңелемне моң баса... Туган як белән яшим, сулыйм... һәм якташларым белән очрашу шатлыгы белән дә яшим мин”.
 
* * *
Әмирхан ага Еники белән хушлашканда Роберт Миңнуллин: “Әмирхан ага китте, татарның Еникисез чоры башлана. Ул ничек булыр?” – дигән иде.
 
Инде килеп шул ук сүзләрне шагыйрьнең үзенә карата да әйтергә туры килә. Катлаулы чорыбызны аңларга бүген безгә шагыйрь ярдәм итәр, җор күңелле, шаян-төртмә телле Роберт абыйның оптимистик рухы кыен чакларда безгә дәрт-дәрман өстәр, дигән өметтә калыйк! Моның өчен бездән бер генә нәрсә таләп ителә – олуг шагыйрьне, аның иҗатын белү, күңел түрендә саклау һәм шуларны киләсе буыннарга тапшыру. Анысы инде бездән дә тора...
 
 

Рәүф ИДРИСОВ
Матбугат.ру
№ --- | 01.08.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»