|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2023 Мәдәният
«Итил» фестивалендә «Микулай» фильмы күрсәтеләчәкКазанда 12 августта өченче тапкыр «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале үтәчәк. Чара Горький исемендәге паркның яшел киңлегендә узачак. Бу көнне «Микулай» этно-триллерының махсус күрсәтелеше дә планлаштырыла. «Итил» Идел буе халыкларының III яңа этник мәдәнияте фестивале – ул төрле сәнгать юнәлешләре аша Идел буе мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы һәм төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен һәр ел уза торган мәйданчык. «Паркта үзебезнең, шулай ук Идел буе шәһәрләреннән килгән артистлар катнашында киң музыкаль программа тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, мәйданчыкта беренче тапкыр ачык лекторий эшләячәк, шулай ук Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» этно-триллерының махсус күрсәтелеше булачак», – дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
--- |
Иң күп укылган
|