|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2023 Җәмгыять
Давыл вакытында Иделгә төшеп киткән сабыйның гәүдәсен эзләп тапканнар29 июльдә давыл чыккан вакытта Иделдә ун кешелек катер суга баткан. Аларның алтысы – балалар. Судно биш кенә кешегә тәгаенләнгән булган. Бу хәл Чувашиядә була. Шторм вакытында катерның моторы сүнә. Шунда көчле дулкын судноны әйләндереп каплый. Пассажирларның яртысында гына коткару жилеты була. Фаҗига турындагы хәбәрне алуга ук, коткаручылар шунда китә. Төне буе суга баткан кешеләрне эзли алар.
Балыкчылар ярдәме белән судан сигез кешене чыгаралар. Алты айлык баланың гәүдәсен табып алалар. Коткарылган дүрт баланы хастаханәгә озтаканнар. Катер белән идарә иткән 34 яшьлек ирне һәм 8 яшьлек баланы әле дә эзлиләр. kazan.kp.ru язганча, "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән эчке су транспорты хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|