|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2023 Җәмгыять
Татарстанда кабат аномаль эсселек көтеләЯкындагы атнада Казанда аномаль эсселек көтелә. Августның беренче декадасында шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза Татар-информ. «Җәйнең соңгы аенда Казанда норма буенча уртача айлык температура 18-18,5 градус тәшкил итә. Явым-төшемнең уртача айлык нормасы 70 мм чамасы булырга тиеш. Әмма шәһәрдә якындагы декада климат нормасыннан 2-3 градуска җылырак булачак», – диде ул.
Яңа атна Татарстанда бераз салкынаюдан башланды, әмма ул кыска вакытлы була. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, сишәмбедән Казанда температура акрынлап күтәрелә. Атна ахырына шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә 30-32 градус эсселек вәгъдә ителә.
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»
--- |
Иң күп укылган
|