|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Питрәч районында яшәгән гаилә давыл вакытында һәлак булганМарий Элда давыл вакытында һәлак булучылар арасында Питрәч районы Көек авылы кешеләре дә бар. Бу хакта Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов хәбәр итте. «Кичә Марий Эл республикасындагы давыл вакытында Яльчик күле янында Питрәч районы Көек авылында яшәүчеләр фаҗигале рәвештә һәлак булган. Сәлимовлар гаиләсенең кайгысын уртаклашам», – диде ул.
Начар һава торышы шартларында Идел буе федераль округында 10 кеше үлгән һәм 76 кеше зыян күргән. Һәлак булучылар арасында Яшел Үзәннән дә өч кеше бар.
Кичә кич Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр давыл котыруын күзәтте. Социаль челтәрләрдә һәм Телеграм-каналларда юлларны һәм машиналарны су басуы төшерелгән фото һәм видеолар чыкты. Җил чүп савытларын әйләндереп каплады, түбәләрне алып атты, Казан үзәгендәге кафеларның берсендә пыяла тәрәзәне коеп төшергән.
Искәртеп үтик, Татарстан Республикасының Лаеш районында 29 июль кичендәге давылдан 14 яшьлек кыз бала да һәлак булды.
--- |
Иң күп укылган
|