поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.07.2023 Җәмгыять

Давылда зыян күрүчеләр: “Дөнья бетте дип уйладык”

Кичәге көчле җил, яшен, яңгыр бүген дә кабатларнырга мөмкин. Коткаручылар да, синоптиклар да әнә шулай дип кисәтә. Ә инде давылны үз күзләре белән күрүчеләр, әле дә тынычлана алмый. Давыл аркасында һәлак булучылар, яшен сугып йортсыз калучылар, йортларына һәм машиналарына зыян килүчеләр дә бар.

Казанның Яңа Салмачы бистәсендә яшәүче Хәмдия Хәбибуллина да давыл шаһиты була. Әллә каян килеп чыккан кара болыт, 10 минут эчендә бар дөньяның астын-өскә китерде, ди ул.

 
– Вакытында чарасын күреп калдык. Безнең якта җил көчле булды. Гараж ишекләрен ике кеше бергә көчкә яптык. Тизрәк машиналарны тыныч урынга куйдык. Белгән догаларны укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадык. Күршебезнең капкасы ауды. Машинасын ярый гаражына кертеп өлгерде, – ди ул.
 
Иске Салмачыда яшәүче Нәкыйп Сафиннар ишегалдына берәүләрнең теплицасы очып килеп утырган.
– Аңлашмый да калдык. Утсыз калдык. Шундый матур, ялт аяз көн иде бит. Эсселек шулай итә инде ул. Башта кыздыра, аннан йә боз ява, йә давыл куба, – ди Нәкыйп.
 
Кичә Казанда яшәүче Чулпан Гарипова суга дип Раифага киткән була. Матур көнне бушка уздырасылары килми аларның. Кызы һәм дустының улы белән юлга кузгала.
 
– Машинага суларны урнаштыргач, кайтырга җыенган идек. Кинәт кенә кире уйладык, матур җирләр карап килергә булдык. Шунда шашлык пешерүчеләрне күреп, сыйланырга кердек. Менә шул коткарды безне. Шунда керүгә давыл башланды. Кояш, эссе, матур көн. Машинада 39 градус җылыны күрсәтә иде бит. Боз яварга тотынды. Аның җиргә төшүе була, асфальт тан томан кебек җылы күтәрелә. Мәхшәр иде андагы күренеш, – ди Чулпан Гарипова. – Бераз тынычлангач, кайтырга чыктык. Юлда бөке. Ике яктан агачлар. Кот очып бардык. Ул агачлар менә-менә машинага килеп төшәр төсле.
 
Җитмәсә, юлга аркылы бер агач ауган иде. Шулкадәр төз, нык ул. Аны ирләр күтәреп читкә ташлады. Ничек күтәрә алганнардыр дип аптырадым. Балалар курыкты инде. Алар гына түгел, үзем дә исән генә кайтсак ярар иде дип теләдем. Кызым бик елады. Җитмәсә, көчле итеп яшен яшьни. Бераз тынычланганчы дип юл буендагы кибетләргә дә кереп торасым килде.Тик балалар кайтыйк диделәр. Шулкадәр озын юл булды ул.
 
Сүз уңаеннан, давыл аркасында Татарстанда 12 мең кеше утсыз калды. Лаеш районында өстенә агач төшеп, 14 яшьлек кыз һәлак булды. Күрше Мари Элдә үлүчеләр саны 8 гә җитте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»