|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Уфада 17 яшьлек егетнең гаиләсенә ачы кайгы килгәнАгыйдел елгасында 17 яшьлек егет батып үлгән. Бу аяныч хәл кич, 29 июльдә, Черниковка бистәсендә булган. Дуслары сүзләренчә, алар башта урамда йөргәннәр һәм көн бик кыздыргач, елгага төшеп су коенырга булганнар. "Яшүсмерләр сайлаган урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Суга кергәч, шунда ук бата башлаганнар. Бу урында яр кырыеннан ук су тирән, чөнки монда ком чыгарыла, — дигәннәр коткаручылар. - Яшүсмерләрнең берсе бөтенләй йөзә белмәгән. Иптәше, йөзә белсә дә, чак чыккан - аның аякларын көзән җыерган, ярдәм сорап кычкырган".
Читтәрәк олыларның берсе күреп, коткаручыларны чакырган һәм хәтта, алар килгәнче, су астыннан эзләп тә караган.Водолазлар, коткаручылар килеп, батып үлгән егетне дүрт метр тирәнлектән табып чыгарганнар.
Җәйге кызу көнннәрдә елга-күлләрдә су коенырга яратабыз. Әмма су коенганда бәхетсезлек очракларына юл куелмасын өчен алдан ук саклык чаралары күрергә, аерым кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Моның турында балаларны да кисәтеп тору мөһим.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|