|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Чи ризыклар ашаучы блогер хатын йончып үлгәнКазанда яшәүче чи ризыклар ашаучы блогер хатын Малайзиядә йончып, хәлсезләнеп, үлгән. Соңгы арада интернетта Zhanna DArt исемен йөртүче хатын гадәттә дуриан (Таиланд һәм Малайзиядә киң таралган җимеш) һәм джекфрутлар (ипи агачы дип тә йөртәләр) белән тукланган. Анын гәүдәсен менә инде атнадан артык Русиягә кайтара алмый җәфаланалар. 38 яшьлек Жанна Самсонова веганнарның чи ризыклар ашый торган диетасын пропагандалаган. Ул бу диетада ун елдан артык утырган. 11 сыйныфтан соң сәяхәт итәргә баргач башланган бу хәл.
Соңгы дүрт ел дәвамында җимешләрдән башка блогер хатын көнбагыш орлыгы үсентеләре ашаган һәм төрле сутлар эчкән.
Блогерның бер танышы аның белән берничә ай элек очрашканын һәм ул вакытта ук аның кыяфәте коточкыч булуын сөйләгән. “Мин аны Пхукетта күргәч, куркып калдым. Мин бер кат югарырак яши идем һәм көн саен иртән аның мәетенә тап булырга курыктым. Аны дәваланырга күндердем. Ләкин ул өлгермәде", – дип мәрхүмәнең танышы.
Үлеменә берникадәр вакыт кала аның аяклары коточкыч шешенгән. Медиклар сүзләренчә, Самсонованың анализлары инде үле кешенеке төсле булган.
Жанна 21 июльдә үлгән – бу көнне ул туган ягы Казанга очарга тиеш булган. Үлеме сәбәбе, әлегә билгеле булуынча, холерага охшаш инфекция. Әмма Жаннаның әнисе сүзләренчә, кызы үзен веганнар диетасы аркасында харап итүе мөмкин.
Веган хатынның гәүдәсен Малайзиядә кремацияләп, туган ягына тибәрергә тиеш булганнар, әмма нишләптер бәлзәмләргә карар иткәннәр. Хатынның әнисе әлегә бу хакта төгәл мәгълүмат алалмый.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|