|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2023 Мәдәният
Бүген Хәйдәр Сафин 70 яшьлек юбилеен билгели (ФОТО)
29 июль көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераны, музыкант-аккомпаниатор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Хәбибулла улы Сафинга җитмеш яшь тулды. Аны күркәм юбилее белән котлыйбыз! Ул Татарстанның Апас районы Күлкаш авылында тугыз балалы ишле гаиләдә туып үсә. 1972 елда Хәйдәр Сафин Казан педагогия институының музыка факультетына укырга керергә карар кыла. Иң беренче Рәгъде Халитов классында укый башлап, профессиональ музыка сәнгате белән таныша башлый. Институтта укыганда ул Марс Макаров белән таныша, аның баянын сатып ала. Күп тә үтми, ул аны халкыбызның яраткан җырчысы Әлфия Авзалова белән таныштыра, үзенә консерваториягә укырга керергә кирәк булу сәбәпле, Әлфия апа белән гастрольләргә чыгарга дип Хәйдәр Сафинны тәкъдим итә. Әлфия Авзалованың башкарган җырларын пластинкалардан ишетеп отып алган студент егеткә атаклы җырчыга уйнавы авыр булмый, гастрольләрдән кайткач Әлфия Авзалова аның уйнавын ошатып, Марс Макаровка рәхмәтләрен әйтә. Тора-бара 1976 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка һәм җыр факультетын тәмамлап, хезмәт юлын Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эстрада бүлегендә Әлфия Авзалова төркемендә баянчы булып эшли. Легендар җырчыбыз белән ул илебезне иңләп чыга, кайда гына чыгыш ясамыйлар алар. Хәйдәр Хәбиб улы Сафин 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең администраторы вазыйфасында. Ул шулай ук Татар филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубының төрле концерт-чараларын оештыручы-администратор, «Балкыш» Республика фестивале һәм Арча төбәгендә узучы Рамил Курамшин исемендәге Республика баянчылар конкурсы жюри әгъзасы да. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп эшләүче милләтпәрвәр сәхнә остасына саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә чакта. Уфа. «Кызыт таң» газетасы редакциясендә.1978 ел Хәйдәр Сафин. 1975 ел
Сулдан уңга: Гөлзада Сафиуллина, Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина, Хәйдәр Сафин. Нефть төбәкләрендә гастрольләрдә. 1982 ел Илһам Шакиров иҗат төркеме белән Татарстан авылларының берсендә,Илһам Шакиров (сулда), Хәйдәр Сафин, Хәмдүнә Тимергалиева (уңда). 1982 ел Филармония сәхнә ветераннары һәм яшь җырчылар белән. Чистай шәһәре. 2017 ел «Җырлыйк әле» тапшыруында. 2017 ел Күренекле җырчы Флюра Сөләйманованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чарадан соң. 2019 ел Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән. Голландия, 2013 ел Сулдан уңга: Рамил Курамшин, Хәйдәр Сафин, Фердинанд Сәлахов. 2016 ел
--- |
Иң күп укылган
|