|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Изәк елгасында 14 яшьлек малай батып үлгәнМәгълүмат чаралары "Елга-күлләргә барсагыз, сак булыгыз," - дип даими кисәтсә дә, кызганычка каршы, бәхетсезлекләр еш булып тора. Кичә, 25 июльдә, Благовещен районында 14 яшьлек малай суга батып үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бу фаҗига Ильина-Поляна авылында Изәк елгасында була. Малай әтисе белән балык тотарга төшкән булган. Ләкин, көтмәгәндә малай суга баткан. Аның гомерен коткарып кала алмаганнар.
Яшүсмернең гәүдәсен әтисе судан алып чыккан. Әле исә тикшерү эшләре бара.
Фото: tanburz.ru
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|