поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.07.2023 Язмыш

Дүрт яшьлек сабыйга ярдәм кирәк: “Яшисем килә бит, әнием!”

4 яшьлек Аиша Садыйкова бу сүзләрне еш кабатлый. Казанда яшәүче әлеге сабый яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да кызчыкның сәламәтләнүен теләп, төрле фондларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк – Аиша янәдән елмая, йөгереп йөри башласын.

– Аишабыз 2019 елның 10 июнендә дөньяга килде. Тансык, бик озак көтеп алынган бала. Ул бик актив, шат күңелле, аралашучан. 2023 елның апрелендә гаиләбез белән әти-әни янына авылга кунакка кайттык, нәкь менә шул вакытта аның организмында беренче үзгәрешләр сизелде. Тик торганда төнлә тирли башлады. Аяклары сызлануга зарланды. Апрель ахырында Аишаның теш казналыгы канагач теш табибына мөрәҗәгать иттек. Ә ул исә гингивит дигән диагноз куйды. Дәвалау билгеләде, Аллаһка шөкер, ул узып китте үзе. Бер айдан соң кызыбызның температурасы янә күтәрелде, кан анализы тапшырдык. Бу юлы безне караган табиб Аишада гади вирус дип әйтте. Вирусларга каршы препаратлар белән дәвалый башладылар. Температурасы төште. Ләкин алга таба бала ашаудан калды, әз-мәз капкалый да, шуның белән туя иде. Тиз арыды, башка сабыйлар кебек озак йөгерә алмады, – дип искә ала Аишаның әнисе Ләйлә ул вакытларны. 
 
Шул дәвердән бирле аларның һәр көне борчу белән үтә. Төгәл диагноз куелмаганлыктан Ләйлә белән Рәсим клиникадан – клиникага, табибтан-табибка йөри. 
 
– Июль башында Аишаның тән температурасы күтәрелде, – ди Ләйлә. – Аның белән бергә 9 айлык сеңлесе дә чирләп китте. Кечесенең чире бик тиз узды, ләкин Аишаның температурасы төшмичә изаландык. Борчуга калгач, педиатрга киттек. Түләүле рәвештә кан анализы тапшырдык. Аның нәтиҗәләрен алганнан соң табиб безне ашыгыч рәвештә гематологка юллады. Ә анысы, тиз арада хастаханәгә ятарга кирәк, балада инфекция, диде. 
 
Бар да узар, витаминнар җитмәве аркасында гына, дип өметләнә Садыйковлар. 
 
– Кечкенә балам булганга, ДРКБда Аиша дәү әнисе белән ятты. Биредә баланы тикшерә башладылар, кан алдылар, УЗИ ясадылар. Сөяк миеннән пункция алынды, ул процедура бик авыр үтә икән, наркоз астында эшләнде. Балам бик сызланды инде. Кич белән нәтиҗәләр әзер иде. Гематология бүлеге мөдире мине үзе янына чакырды, – бу урында Ләйлә сөйләвеннән тукталып калды. Аның ниләр кичергәнен берүзе генә беләдер. — «Кызыгызда лейкоз» дигән сүзләрне ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте дә, тораташтай катып калдым. Табиб әлеге куркыныч авыру турында сөйли башлады, тик мин аны ишетмәдем, минем башымда бер генә уй бөтерелә. Ни өчен минем сабыем? Ни гөнаһларыбыз өчен? Ни өчен нәкь менә безгә шундый авыр сынау? Күрәсең, аңымны җуя башлаганмындыр, миңа тынычландыргыч дарулар бирделәр. 
 
Елап утырып кына нидер үзгәртеп булмаганын яхшы аңлый алар. Бар көчләреннНичек тә кызларын савыктыруга юнәлтәләр.
– Шул вакыттан соң тормышыбыз икегә бүленде, – ди Ләйлә. – Балабызны ДРКБның онкология бүлегенә күчерделәр. Авыру бик тиз көчәя башлады. Әлеге чирне дәвалау турында интернет аша мәгьлүмат туплый башладык. Мәскәүдәге Рогачев исемендәге клиникада урын юк һәм бик зур чират дип безне кабул итүдән баш тарттылар. Ләкин лейкозның төрен билгеләү өчен анализлар алачакларын белдерделәр. Безне дәвалауга кабул итәргә әзер булган клиникалар белән актив сөйләшүләр алып бардык. Шулай ук, берәр иҗтимагый оешма ярдәм итәр дип өметләнеп, фондларга хатлар җибәрдек. 
 
Көдрә чәчле нәни генә кызчыкка бик озак вакыт дәваланырга кирәк. Аишаның барлык сынауларны сабырлык белән, горур узуы сокландыра. Дүрт яшендә җилкәсенә зур сынау төшүгә карамастан, үзен кыю тота ул. Хәзерге вакытта Аиша әнисе белән Төркиядә. 
 
– Анталия шәһәрендәге төрек клиникасы безгә чакыру җибәрде, шунда ук акча күчерү өчен исәп-хисап счеты да күрсәтелгән иде. Сумма 25 000 доллар (2 млн сумнан артык – Ред.) тәшкил итә, шуларның 3 меңе – тикшерү, 22 меңе 1 беренче курс химиотерапия өчен. Химиянең гомуми курсы 170 000 доллар (15 млн сумнан артык – Ред.) тәшкил итә. Шөкер, битараф булмаган татарстанлылар бик нык ярдәм итә. Төркиягә килгәч үк анализлар алдылар, даими тикшереп торалар. Консилиум үткәрелде. Бик игътибарлылар биредә. Табиблар белән бергә тәрҗемәче дә йөри. Аиша әлегә үзен яхшы тота. Аппетиты гына юк, бик аз ашый. Химиотерапия башланды. Һәркайсыннан соң ике көнлек тәнәфес ясала. Химияне яхшы үткәрде, ләкин организмга барыбер тәэсир итә. Аиша зарланмый, ләкин күбесенчә ятып кына тора. Ял иткән арада кызым рәсем ясарга, музыка тыңларга ярата. Аиша бик кызыксынучан. Соравына тиешле җавап алмыйча тынычланмый. Аралашырга да ярата. Очраган һәр кешене елмаеп каршы ала.  Аиша мине кочаклый да: “Яшисем килә бит, әнием”,  – ди. Өметсезлеккә биреләсе килми. Бәлагә тарыганнарга да шуны телим. Өметләре өзелмәсен дә, сабырлыклары сынмасын, – ди Ләйлә. 
 
Аишага әлеге олы сынауны җиңеп чыгарга бергәләп ярдәм итик.  89270329808 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән. Әнисе Садыйкова Ләйлә Дамировна исемендә. 
 
5469 6200 2486 2755 – банк картасы номеры. 
 


Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 25.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»