|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2023 Киңәш-табыш
Июльдәге кичектергесез эшләрИюль – тәмле җиләкләр өлгерә торган вакыт. Җиләк куакларын ашларга өлгерегез. Туклыклы матдәләр җитешмәү уңышның сыйфатында нык чагылачак. Әгәр бакчагызда кура җәләге, карлыган һәм крыжовник үсә икән, алар макро һәм микроэлементларга кытлык кичермәсен өчен барсын да эшләргә тырышыгыз. Дым җитешмәү файдалы элементлар җитешмәүдән дә начаррак нәтиҗәләргә китерәчәк, шуңа күрә агач һәм куакларга даими су сибегез. Июль элек-электән елның иң кызу ае дип исәпләнә, шуңа су сибүгә җитди карарга кирәк. Суны түбәндәге норманы кулланып сибәләр: Зур куакка – 3-4 чиләк;
3-5 яшьлек агачка – 5-8 чиләк;
Яшь куакка – 1-2 чиләк (10-20 литр);
Уңыш бирүчегә – 3-5 чиләк;
7-10 яшьлек агачка – 12-15 чиләк.
Гөлара АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|