|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2023 Мәдәният
Бүген Мирсәет Сөнгатуллин 70 яшьлек юбилеен билгели (ФОТО)25 июльдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Миншаһит улы Сөнгатуллинга 70 яшь тулды! Аны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, озын гомер, имин тормыш, иҗади уңышлар телибез. Мирсәет Сөнгатуллин иҗади эшчәнлеген 1976 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында башлый. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенә (вокал бүлегенә) укырга керә. Студент елларында ук ул күренекле җырчылар – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова концерт бригаларында Татарстан төбәкләрендә чыгыш ясый. Мирсәет Сөнгатуллин – Казан дәүләт консерваториясенең 2 нче курс студенты. 1978 ел «Бәйрәм» ансамблен оештырып йөргән чаклар. Мәскәү. 1988 ел «Бәйрәм» ансамбле солистлары һәм алып баручылары – Мирсәет Сөнгатуллин һәм Равил Харисов. 1988 ел Консерваторияне тәмамлагач. 1984 ел Стадионда чыгыш ясаганда. Мирсәет Сөнгатуллин баянчы Алмаз Имаев белән. Казан. 1986 ел Сулдан уңга: Рафинад Сәлахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Георгий Ибушев. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә.1986 ел Җырлый – Мирсәет Сөнгатуллин, баянда – Рафинад Сәлахов. 1986 ел Илдар Юзеев белән Татарстан Язучылар берлеге каршында.1989 ел Сулдан уңга: Рабит Батулла, Камил Кәримов, Зөлфәт Маликов, Мирсәет Сөнгатуллин.1989 ел Чувашстан Республикасында Татар әдәбият һәм сәнгать көннәрендә.Чебоксар шәһәре.1985 ел Туфан Миңнуллин белән Сулдан: Р. Низаметдин, Ф.Сафиуллина,Җ. Сәлахова, М. Сөнгатуллин Фәридә Кудашева белән. Уфа. 2005 ел Рабига һәм Фәрит Хатыйповлар белән.2010 ел Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин. Р.Абзалов шаржы Роберт Миңнуллинның 50 яшьлек юбилей кичәсеннән соң, хатыны Клара ханым белән.Башкортстан.Илеш.1998 ел Мирсәет Сөнгатуллин тормыш иптәше Кадрия ханым, уллары Алмаз белән Алмаз Сөнгатуллин – Россия Зур театры солисты. Мәскәү Сулдан уңга: Ф.Вәлиәхмәтов, М.Сөнгатуллин, Ф.Х.Мөхәммәтшин, Ш.Биктимеров
--- |
Иң күп укылган
|