|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2023 Мәдәният
«Ибн Фадлан» фильмы YouTube-ка чыгарылды (ВИДЕО)Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Болгарстанында 922нче елда ислам дине рәсми дин буларак кабул ителү белән бәйле. «Ибн Фадлан»ның нәфис фильм өлеше 921-922 нче елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Фильм өчен 300 дән артык актер җәлеп ителде, 100 дән артык тарихи костюм тектерелде, 50 гә якын төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар. Кинотасма 2022нче елда узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|