|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2023 Мәдәният
«Яңарыш: Эпосның заманча укылышы» фестивале «Кара пулат» операсы белән тәмамланды (ВИДЕО)Болгарда тугыз көн дәвам иткән «Яңарыш: Эпосның заманча укылышы» фестивале «Кара пулат» операсы белән тәмамланды. Спектакльне карарга килгән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фестивальне югары бәяләде. «Изге җирдә шушы фестивальне оештырган кешеләргә һәм шушы фестивальгә килгән кешеләргә рәхмәт. Бик матур милли киемле кешеләр күрдек», – диде Рөстәм Миңнеханов. «Əлеге «Кара пулат» операсы – Болгардагы шушы фестивальнең башлангычы һәм матур чагылышы. Ул быелгы фестивальнең матур финалы», – диде Минтимер Шәймиев. Ул спектакльгә килгән халыкны фестивальнең кызыклы мизгелләре белән таныштырды. Оештыручылар әйтүенчә, спектакльне карарга кимендә 1500 кеше килгән. Алар арасында ГИТИС ректоры Григорий Заславский, Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова, район башлыклары бар. Ачык һавада табигый декорацияләр фонында күрсәтелә торган операны хәзер «Татар-информ» аша онлайн карарга мөмкин. Болгарда спектакль Кара пулатка янәшәсендә корылган сәхнәдә күрсәтелә. Спектакльне ачык һава өчен режиссер, драматург Илгиз Зәйниев көйләгән. Спектакль алдыннан опера буласы сәхнәдә «Яңарыш: Эпосның заманча укылышы» фестивале программасына кергән «Яшәү рәвеше – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестиваленең этноколлекцияләре тәкъдим ителде, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|