поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.07.2023 Җәмгыять

Тугыз бала үстерүче Камашевлар: «Гаиләдә һәркем бер якка карарга тиеш»

Кешеләрдән сиңа карата нинди мөгәлләмә көтәсең, үзең дә аларга шундый мөгамәләдә бул. Чабаксарда узган «Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе» бәйгесендә җиңү яулаган Камашевлар гаиләсенең яшәү кагыйдәсе әнә шундый.

Лия һәм Алексей Камашевларның киң һәм җылы кочакларында тугыз бала үсә. Иң олы уллары – Лев атлы егеткә 17 яшь булса, иң нәниләре – Семен күптән түгел ике яшен тутырган. Дүрт балага гомер биргән бу күркәм гаилә тагын биш баланы тәрбиягә алган.
 
– Гаиләдә без – 11 кеше. Балаларыбыз – Лев, Илмир, Ислам, Әнвәр, Ралинә, Азалина, Айнур, Елизавета һәм Семен. Моннан 18 ел элек ирем Алексей белән мәңге бергә булырга вәгъдәләшкән чакта гаиләбез зур булыр дип уйлаган идек уйлавын, әмма бу кадәр зур булыр дип күз алдына да китермәдек, – дип елмая Лия ханым.
 
Дөрес, «Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе» бәйгесендә тагын да зуррак гаиләләр белән танышу бәхете елмайган аларга. Ләкин Камашевлардан да көчлерәк гаилә табылмаган.
 
– Әлеге конкурска без Татарстанда уздырыла торган «Нечкәбил» бәйгесе аша килдек, дисәк, дөресрәк булыр. «Нечкәбил»дә катнашу үзе бер зур сынау, тәҗрибә булды. «Идел буе төбәгенең уңышлы гаиләсе» бәйгесендә катнашырга тәкъдим килеп ирешкәч, озак уйлап тормадык – ризалаштык. Округ күләмендә уздырыла торган бәйге булгач, ул безне тагын да берләштерер, балалар өчен кызыклы тәҗрибә булыр, дигән фикер туды. Һәм ул шулай булды да. Бәйгегә әзерләнгәндә, без көне буе диярлек бергә булдык, мәдәният йортына барып та, өйдә дә мәш килдек. Кыскасы, бик күңелле булды ул, – дип уртаклашты Лия Камашева.
 
Бәйгедә «Гаилә визиткасы», «Иҗади номер», «Викторина» һәм «Төбәк турында сөйләү» кебек этапларны узган алар. Берсеннән-берсе сәләтле балалар тәрбияләүче гаиләгә җиңү әллә ни авыр бирелмәгән. Уллары Илмир оста итеп баянда уйный, Әнвәр матур итеп шигырьләр сөйли икән. Олы уллары Лев – программист, Ралинә белән Лизага тимераякта шууда, ә Исламга йөгерештә тиңнәр юк. Аларның «гаилә палитрасы»на оста куллы Азалина белән Айнур ямь өстәп тора.
 
– Дөресен генә әйткәндә, бәйгедә җиңәрбез дип уйламаган идек. Башкаларның иҗади чыгышларын күреп, бераз күңелсез дә булып алган иде. Әмма жюри нәкъ менә безнең чыгышларның үзенчәлеген тоеп алган, күрәсең. Алар бит башкаларныкына һич тә охшамаган иде. Аларның видеоязмаларын Чабаксардан кайткач та кат-кат карыйм. Балалар булдырдылар. Кызык-кызык мизгелләр булса да, алдан уйланганча килеп чыкты, – дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.
 
Әлеге җиңүнең әһәмияте турында кызыксынабыз.
 
– Беренче чиратта, бу җиңү безнең гаиләнең бердәм булуын һәм бергә чакта барысын да булдыра алуыбызны раслады. Уңыш сере, дисезме? Менә шул бердәмлектәдер, мөгаен. Гаиләдә һәркем бер якка карарга тиеш бит ул, – дип җавап бирде Лия ханым.
 
Камашевлар гаиләсен җырлап-биеп кенә ята дип уйлый күрмәгез тагын. Эш арасындагы шөгыль генә алары. Әле берничә ел элек башкалада яшәгән бу гаилә Биектау районының Усад авылына кайтып төпләнә.
 
– Кечкенә генә хуҗалыгыбыз бар. Ике ат, кәҗәләр, тавык һәм үрдәкләр асрыйбыз. Өйдә дә зоопарк кебек: биш песиебез, тутый кош (попугай) һәм ташбакабыз бар. Йортыбызны приюттан алып кайткан этләр саклый. Һәркемгә – берәр җан иясе, диярсең (көлә). Кызык тоелса да, дөресе шул инде аның. Олысының да, кечесенең дә – үз вазыйфасы. Кемдер абзарда эшли, кемдер – өйдә. Хәзер балаларны өйрәтеп торасы юк: барын да үзләре беләләр, – дип, йортларындагы тәртипләр белән таныштыра хуҗабикә.
 
Балалары хезмәт белән тәрбияләнә аларның. Үзләренә генә хас гаилә кагыйдәләрен дә истән чыгармыйлар.
 
– Безнең йорттагы төп кагыйдә: «Кешеләрдән сиңа карата нинди мөгамәлә көтәсең, үзең дә аларга шундый мөгамәләдә  бул». Тормышның теләсә кайсы өлкәсенә бара торган алтын сүзләр бу. Һәм, әлбәттә, барыңа да бер өстәл янында җыелышырга да кирәк, – дип йомгаклады сүзен Лия ханым.

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»