|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Әлмәттә очучы Тимур Хисмәтуллин белән хушлаштыларУзган шимбәдә Әлмәттә Азов диңгезендә һәлакәткә юлыккан самолетның пилоты Тимур Хисмәтуллин белән хушлаштылар. Әлмәттәге очучы укыган 17нче мәктәпнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта мәгълүмат чыкты. Россия Кораллы көчләре штурм эскадрильясенең 27 яшьлек командиры Тимур Хисмәтуллин белән хушлашу мәрасиме Әлмәтнең яшьләр үзәгендә узды.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы очучының 17 июль көнне Краснодар краенда өйрәнүләр вакытында һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Аның самолеты Азов диңгезе акваториясендә яр буеннан ерак түгел урында һәлакәткә юлыга.
Ил Президенты Владимир Путин указы белән Тимур Хисмәтуллин батырлык һәм фидакярлек үрнәге күрсәткәне өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде.
--- |
Иң күп укылган
|