поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.07.2023 Мәгариф

«Буш урыннар юк?» Татарстанда уку елына әзерлек ничек бара?

Урын юк дип кайгырасы түгел! Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләрне, 1 нче сыйныфка баручы сабыйларның берсе дә урамда калмаячак, дип тынычландыра. Шул ук вакытта мәктәп җитәкчеләрен дә кисәтәләр: укырга алганда, бернинди сынаулар да үткәрергә ярамый. Быел республикада 57 мең бала тәүге тапкыр парта арасына утырыр, дип фаразлана.

Авылда балалар юк, шәһәрдә исә мәктәпләр җитми. Шулай да биш ел эчендә 1 нче сыйныфка баручылар саны 7 меңгә күбәйгән. Кайбер районнарда демография үсеше әллә ни зур булмаса да, ике районда бу сан шактый ишәйгән. Әйтик, шушы вакыт эчендә сабыйлар Питрәчтә – 3,5, Әлмәттә 2 тапкыр арткан. Министрлыкның гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева белдергәнчә, әлеге ике районда 1 нче сыйныфка кабул итү буенча вазгыять борчу тудыра. Питрәч районының Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицеенда 150 гаризага күбрәк тапшырганнар. «Әмма борчылырга кирәкми. Буш урыннарга парталар куеп, өстәмә сыйныфлар ачачакбыз», – ди белгеч. Әлмәт шәһәрендә исә әти-әниләрнең күбесенең балаларын инженерлык лицеена бирәсе килә икән. Анда беренче сыйныфка гариза биргән 220 баланың 192сен генә алачаклар. Ә исемлеккә эләкмәүчеләргә күрше мәктәпләрдә урыннар тәкъдим ителәчәк.

 
Әзерлек төркеменә йөреп кенә мәктәпкә эләгеп булмый. Кагыйдәләр барысына да бертигез. Ә менә  бертуганнар өчен тәртип башкачарак. Апасы кайда укыса, мәктәп җитәкчелеге сеңлесен дә шунда кабул итәргә тиеш. Хәрби, полиция вәкилләре, судья, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балаларын урнаштырганда да өстенлек  бирелә.
 
Министрлыкның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова белдергәнчә, хәзерге вакытта  әти-әниләрдән Дәүләт хезмәтләре порталы аша  42 мең гариза кергән. Калганнар аны мәктәпкә барып тапшырган.
 
– Министрлыкка 1 гыйнвардан бүгенгә кадәр 500 мөрәҗәгать килде. Баштарак әти-әниләр 1 нче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре белән кызыксынды.  Соңгы шикаятьләр  буш урыннар булмауга бәйле. Иң күбесе  Питрәч (125), Әлмәт (21), Лаеш (10) районнарына туры килә, – диде Светлана Захарова.
 
Питрәч районында 1 нчегә генә түгел, 2–9 сыйныф укучыларын кабул итүдән баш тарту очраклары да бар икән. Шундый 147 гариза кергән. Лаеш районындагы Усад һәм Столбище мәктәпләрендә дә укучылар саны ике тапкыр арткан. Шуңа күрә кемнәргәдер автобус белән Олы Кабан, Комлы Кавал мәктәпләренә йөрергә туры килмәгәе.
 
Урын җитми дип, сыйныфларны балалар белән шыплап тутыру укуга зыян китермәсме соң? Бер сыйныфта 33–36 укучы булачак бит. Татьяна Алексеева, укучы саны күп булу сыйфатка комачауламый, дип тынычландыра. Бу урында ул яңа уку елыннан барлык мәктәпләр өчен дә бердәм программа кертеләчәген искәртте. Бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә, укуда кыенлыклар тумаячак, димәк.
 
– Улыбыз Аязга – 6 яшь. Быел 1 нче сыйныфка бара. Гаризалар тапшырдык инде. Класста балалар 30дан да ким булмаячак. Без ирем белән балалар мәктәпкә үзләре йөрергә тиеш дип саныйбыз. Шуңа күрә шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөртү яклы түгел. Укытучыны сайлап булмый, кайсы эләгә инде. Аптырыйсы юк. Хәзер әти-әниләр укытучыны ошатмаса, дәррәү килеп алыштырып та куя, – ди Казанда яшәүче күпбалалы әни Гөлүзә Василова.
 
Баулы шәһәрендәге 5 нче мәктәпнең директор урынбасары Рамилә Бәдриева исә әти-әниләргә укытучыны сайламаска куша.
 
– Беркөнне базарга барган идем. Шунда бер сатучы: «Оныгымны кайсы мәктәпкә бирим икән?» – дип сорады. «Бар мәктәп тә шәп,  бар укытучы да яхшы укыта», – дидем. Шәһәр кечкенә булгач, бер-берсенә бәя бирү дигән нәрсә бар. Берәүгә бер укытучы ошамаса, икенчесенә әйтә дә, шуны бер-берсенә тараталар. Һәм ул иң начарга әйләнә. Бу бер дә дөрес түгел. Балаларны укырга биргәндә, укытучыны сайламагыз. Укытырга куйганнар икән, ул үз эше өчен җаваплы. Яшьләргә дә ышанырга кирәк. Алар арасында өлкәннәргә караганда күпкә кызыклырак эшләгәннәре бар. Энергияләре күп, иҗади булырга омтылалар,  – ди Рамилә Бәдриева.
 
Балалар бакчаларына килгәндә, бары Питрәч районында гына урыннар җитми. Көек һәм Царевода яңа йортлар төзелеп,  яшь гаиләләр күченүгә бәйле бу. Шуңа күрә бакчалар буш түгел.  Көектәге әти-әниләрнең күбесе шәһәргә барып эшли. Алар сабыйларын Казан бакчаларына  йөртә ала. Сүз уңаеннан, быел Казанда – 2, Чаллыда, Мамадыш, Биектау, Әлки, Тукай районнарында яңа бакчалар төзеләчәк.
 
– Бала 2–2,5 яшькә җиткәндә,  әти-әниләр аның үсеше турында борчыла башлый. Табиб, логопед, психологларга йөртү ихтыяҗы туарга мөмкин. Соңгы вакытта сабыйларда тел кимчелекләре, психологик яктан тоткарлыклар күзәтелә. Шуңа күрә бакчага йөрмәгән сабыйлар өчен консультация үзәкләре булдырылды. Республикада аларның саны – 220. Әниләр анда балалары белән бергә йөри ала, – ди Татьяна Алексеева.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»