поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.07.2023 Җәмгыять

Акчасызлыктан гөл үрчетеп сата башлый

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Альбина Гарипова 100дән артык төр гөл үстерә. Ике катлы йортлары да, зур фатирлары да юк. Нибары 20 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсе генә. Үзе, ире, өч баласы һәм чүлмәк-чүлмәк гөлләр – күңелең иркен булса, барысы да сыя икән.

Шөгыле – җан рәхәте һәм  авырлыкларны онытып тору ысулы да.

Үз вакытында бу шөгыле аңа бик зур авырлыкларны җиңәргә, акчасызлыктан котылырга ярдәм иткән. Төп юанычы да балалары һәм шушы гөлләр булган. 
Тумышы белән Альбина Мамадыш районының Югары Ошма авылыннан. Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әнисе һәм әтисенең яраткан төпчеге була. Үзен табигать баласы дип атый ул. Авылларының су буйлары да әллә нинди кәттә ял урыннарын алыштырырлык бит. Гөлләрне кечкенәдән ярата, бу мәхәббәт әнкәсеннән күчкән булса кирәк. Бакча тирәсендә үскән чәчәкләргә әллә ни исе китми аның, ә менә өйләренең тәрәз төпләрен бер буш тотмыйлар. Әнисе белән гөл күчертеп утыртулары, аларны тәрбияләүләрен Альбина хәзер дә зур җылылык белән искә ала. Авылда бүген дә алар бергә утырткан гөлләр шау чәчәктә.
 
Сатуга дип гөлләр үрчетүгә Альбина 2005 елда кереп китә. Беренче иренә тәмам ышанычы бетеп, тормыш арбасын өстерәргә үзе алына. Гөлләргә булган мәхәббәтен тирә-яндагылар белән бүлешә башлый. Беренче вакытта чәчкәләрнең төрләре дә күп булмый, аларны карау-тәрбияләүдә әллә нинди белеме һәм тәҗрибәсе дә юк. Нибары кечкенә чакта әнисе өйрәткәннәре һәм бик зур теләк. Иң мөһиме исә ул бу эшне бик тә яратып башкара. Акча эшлим әле дип тоттың да алындың түгел бит, гөлләр һәр кешедә үсеп тә китми. Альбина исә бар булган җылылыгын биреп тәрбияли аларны. Холкы буенча бер күз карашы белән егып сала торганнар исәбеннән булса да – кешеләр аның кебекләрне “боевой” дип атый, күңеле бик нечкә аның. 
 
Шулай итеп, Альбина акчасызлыктан гөл үрчетеп сата башлый. Мамадышлылар арасында үзе кебек гөл җанлы кешеләр күп булып чыга, якын-тирә авыллардан да гөл сорап киләләр. Саткан бер гөлдән кергән акчасын махсус бер дәфтәргә дә язып бара ул. Беренче ике елда шул рәвешле 200 мең акча эшли алдым, дип сөйләде Альбина. Гөлләр аның тормышын шактый җиңеләйтә. Матди җиңеллек кенә биреп калмыйча, бу шөгыле аның өчен җан рәхәтенә, авырлыкларны онытып тору ысулына әверелә.
 
– Тормышта миңа шактый гына авырлыклар күрергә туры килде. Гөлләр белән сөйләшеп, аларга эчемдәгесен сөйләп җиңеләеп китә идем. Башта күңелемдәгесен шигырьләр, бәетләр язып бушаттым. Хәзер менә гөлләрем бар, - ди Альбина.
 
Авырлыкларга килгәндә, Альбина башыннан кичкәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын. Унтугыз яшендә яраткан кешесенә кияүгә чыга ул. Озак та үтми беренче сабыен таба. Сөекле хатын, бәхетле әни булып яшисе дә бит, әмма без теләгәнчә генә булса иде ул. “Мин күргәннәрне дошманыма да теләмәс идем”, - ди ул. 
Беренче вакытта ипле-тәртипле генә булган ире кинәт кенә үзгәрә дә куя. Эшләми, эчеп-тузынып өйдәгеләргә көн күрсәтми. Альбина кара янган тәннәрен кеше күзеннән ничек яшерергә белми. Артыннан пычак-балта күтәреп тә куа ире, төннәрен балаларын кочаклап, урамда кунган чаклары да була. Үткәннәрне искә ала да, йөрәге елый. “Гаеп анда гына түгел, миндә дә булгандыр инде. Үзем дә усал”, - дип, үзенчә беренче ирен акларга да тырыша.
 
Альбина унбер ел шундый тормышка түзеп яши. Әллә ничә тапкыр аерылышырга да тайпылып карый. Ире ялынып, гафулар үтенгәннән соң тагын татулашалар. Дуслашкан араларда Альбина икенче балага уза, аннары өченчесен алып кайта.
 
– Ирең шундый була торып, нигә өч бала алып кайттың соң дип сораучылар күп. Мин бит сабыйларымны кемгәдер түгел, үзем өчен таптым. Башта инде балалар хакына, алар әтисез үсмәсен дип, яше барган саен ирем әйбәтләнер, тормышыбыз җайланыр дип түздем. Үз-үземә кул салырга җыенган вакытлар да булды, шул чакта “Минем балалар кемгә кирәк” дидем дә, аларны аякка бастырырга үз-үземә сүз бирдем. Мондый авырлыклардан соң начар юлга кереп китүем дә бик ихтимал иде, әмма мин сабыйларым хакына ак юлны сайладым, - ди Альбина.
 
 Унбер ел шулай тилмереп яшәгәннән соң, ул башка болай булмый дип, үз-үзендә аерылырга көч таба. Кулында өч бала, йөз мең сумнан артык бурычлар белән берүзе кала. Каткан ипи кимергән чакларыбыз да булды, дип искә ала Альбина. Моңа да карамастан ул сынмый-сыгылмый. Көн-төн эшләп әҗәтләрен түләп бетерә, “права”га укып чыга, машина ала. Озак та үтми янында алга барырга теләк уяткан, терәк булырдай ир-ат та барлыкка килә. Ел ярымнан икенче ире Рүзәл белән гаилә корып җибәрәләр.
 
Бүген Альбина социаль челтәрләрдә бик актив. Гөлләр турында сөйли, аларны үстерү турында үзе белгәнәре белән дә уртаклаша. Ә белмәгәннәрен үзе кебек гөл үстерүчеләрдән сорый яки мәгълүмат эзләргә интернетка кереп китә. Әйткәнемчә, бүген аның 100дән артык төрдәге гөл исәпләнә. Ул кадәр гөлне кая сыйдырып бетә икән дип сорарсыз. Гаиләсе дә ишле, бүлмәләре дә бик кысан бит. Әмма яраткан шөгылең, сине хуплап торучыларың, ярдәм итүчеләрең булганда, мөмкин булмаганы юк. Балалары Альбинага гөлләрен караша, ире чәчкәләргә махсус киштәләр корып куйган.
 
Бүген Альбина ире белән бергәләп хыялларын тормышка ашыру юнәлешендә кулга-кул тотынып атлыйлар. Зур йорт яки фатир сатып алырга тели алар. Альбина аны шау чәчәк аткан гөлләргә күмәр, Аллаһ теләсә.
 
Гүзәл Насыйбуллина.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»