поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.07.2023 Язмыш

14 яшеннән гаилә корган яшьләр бүген 4 бала үстерә

Алсу белән Раил Шакировларның гаилә тарихы мәктәп сукмагыннан башлана. Дөньясын шаулатып, 9 нчы сыйныфта укыганда гаилә коралар! Берсенә – 15, икенчесенә 14 яшь чакта. Авыл гөҗли, мәктәптә давыл күтәрелә, әти-әниләргә исә яңа мәшәкать өстәлә. Ә ике ярны кавыштырып, түргә үткән бәхет елмая – урыны гомерлек, юк сүзләре үтәр, янәсе, күзләр генә тимәсен!

14 яшеннән гаилә корган яшьләр бүген 4 бала үстерә, үз кәсепләрендә гөрләтеп тормыш итә.

Ә бит Арча районының Яңа Кенәр авылынада гаилә учагы тергезгән яшьләр янына шул елларда кайткан идем. Икесенең уртак уй-хыяллар белән януы, бер сүзгә берегеп яшәүләре хәтеремдә. Гаилә башлыгы Радик абзыйның: “Мәктәпне бетергәнче бәби тапмасалар, кулларына аттестат алуга ике күмер чиләгемә зурлап туй ясыйм”, – дигән сүзе дә исемдә. Яшьләрнең юлда эшләп каралулары хөрмәтенә кушылган кушамат иде анысы.
Кабат очрашкач та, сүзне шуннан башладым!
 
– Туйны үзем эшләп ясадым, әтигә салынмадым. Ул мәрхүм инде, сигез ел элек җирләдек. Хәзер дүрт балабыз бар. Өч кыздан соң ир бала алып кайттык. Әмин – әтинең нәкъ үзе, атлап йөрешләренә кадәр! Чәч төсенә кадәр бер – җирән, - ди Раил. 
Чын ир булып җитешкән инде. Раил – балта остасы, тимер эшен дә дүрт бармагы төсле белә. Кирпечтән йортлар күтәрүдә аңа тиңнәр юк, иртән яздан алып кара көзгәчә чират үзенә. 
 
— Кайтып та керә алмый. Сарайлар төзергә кирпечләр дә алып куелган, үзебезнекен эшләргә вакыты юк. Җәй җитсә, Раилне өйдә күрмибез дә. Тормыш итәр өчен акчасы да бик кирәк. Балаларны күтәрәсе, йортны төзекләндерәсе, дигәндәй. Яшь чагында матур итеп яшисе килә. Дөрес, малга табына торган кешеләр түгел без, Аллаһының һәр көненә риза булып, шөкер итеп яшибез. Кайчагында кеше сүзе дә сискәндерә, әтиләреннән калган тормыш шул көе димәсеннәр, - ди Алсу. – Һәр нәрсәнең үз вакыты. Аллаһы насыйп итсә, йортыбыз да зураер, сарайлар да төзелер, мунчасы да яңарыр, исәнлек кенә кирәк!
Акыл утырткан ярларга утыз тулып үткән. Яшәүдән тәм тоеп, ямь күреп, гөрләтеп тормыш итәләр. Ә бит теге чакны, кушылган мәлләрендә бу көннәргә җитәсенә кем дә ышанмагандыр кебек. 
 
– Минем аны күргәнем бар иде, ләкин сөйләшеп-аралашып йөргән кешеләр түгел идек. Беренче тапкыр соңгы кыңгырау көнне телефоннан хәбәр язды ул миңа, - дип искә ала Алсу.
 
– Саташасың, 24 май көнне син үзең миңа яздың беренче. 25 май көнне янына төштем. Алсу күрше Сөрде авылы кызы. Күрүгә: “Пычык борын, өйләнәм мин сиңа!” - дидем. Ышанмады. “Кит әле! Булмаганны...”  дип, көлде генә. Кызык инде, башта ул да мине, мин дә ашы ошатмадым. Күңелгә ятмады кебек. Орчык кадәрле генә иде ич, кечкенә, хәзер генә әнә калыная төште, алай да кызлар кебек әле үзе. Егет чакта кызык бит инде, көндез әти янында юллар төзү оешмасында эшли идем. Әти үз малаем дип кызганып тормады, киресенчә, эшнең иң авырына – юлда эшләргә куя иде. Көне буе кояш астында бер өтеләсең, арыта да, алай да кызлар янына да барасы килә – төшеп китәм Алсу янына. Кайтып ике генә сәгать йоклыйм да, тагын эшкә торып китәм. Җәй шулай үтте. Без 4 бала үстек, миннән кала һәммәсе дә диндә. Алсуым да намазда, урамда киенеп йөри, чәч-башы томалаулы. Мин генә – ристан, әни дә үгетли, Аллаһыдан вакыт җитми күрәсең. Хәмер белән кайнашмасам да, намазга да егылып булмый әле. Теге чакны Рамил абый: “Энем, син балигъ булган егет, хәзер кызларның кулларын да тотарга ярамый. Болай йөрмә, иң яхшысы өйлән әйдә!” - диде. Казанда имам ул. Безнең гаиләдә болай да өлкәнрәкләр сүзен атлап чыгу гадәте юк.  8 сентябрь көнне Рамил абыйны утыртып төштем дә, машинада гына никах укыттык. Никах укылгач, минеке ич инде, алып кайтып киттем, - дип сөйли Раил.
Ә өйдә? Килен төшерәсе йортта ничек каршы алдылар икән?
 
– Җитәкләшеп кайтып керделәр, балакайларым. Алсу – яшүсмер кыз кебек кенә. Күз салугы бик ошаттым. Минем балалар һәммәсе дә бик иртә өйләнделәр. Кызым гына соң кияүгә чыкты. Үземнең яратканым калды, яратмаган кешегә хәләл хатын булып яшәдем. Берәүгә дә андый “бәхет” теләмим, шуңа балаларымның берсенә дә каршы килмәдем. Сайлаган ярлары, яратышып кавышалар икән – бәхетле яшәсеннәр, дидем. Мин Алсуны җәй көне кибеттә күргән идем инде. Кыска гына итәк кигән, матур үзе. “Әни, әнә бит Раилнең кызы!” – дип, кызым төртеп күрсәтте. “Сөбһаналла!” дип, ныгытып күз салырга да кыенсындым, - ди Рәмзия апа. 
 
Капкадан ничек атлап кергәннәр, яшь киленне кабарып торган ак мендәр ишек төбендә көтеп торганмы – берсе дә хәтерләмиләр!
– Беребезнең дә исендә түгел. Аны гел сөйләшәбез. Хәтердән сызып ташлаган төсле, - дип елмая Алсу. - Минем әниләргә кем барып әйткәнен дә белмибез. Раил исемле абыем хәрби хезмәттә, әтием ул чакта Себердә эштә иде, кайткач, күршеләрдән ишеткән. Күзенә дә күренергә курыктым. “Бу көннәргә җитәрсез дип уйламадык, Раил сине ташлар дип көттек”, - ди минекеләр. “Киявебез бер дигән! Уңдык!” - ди хәзер әти. 
– Алсуның туганы төшеп җитте. “Бала гына бит ул...” – дип, әй, өзгәләнгән иде. Таңга кадәр көйләп, тәмам эштән чыкканым исемдә. Ул җәйдә ятимнәр йортыннан кыз бала алып кайтучыларны күрдем. Күңелем кузгалды гына – миңа да кирәк! “Тәрбиягә кыз бала алабыз”, - дип тә йөрдем әле. Аллаһы Тәгалә көзгә кереп барганда үземне кызлы итте! Хәзер әнә өй тулы кызлар! - дип бәхетенә куана кайнана кеше.
 
Мәктәп бар бит әле. Яшьләрнең мәктәп партасында ук никахланулары умарта оясындагы күчне таяк белән болгатамени. 
– Икебезне дә директор бүлмәсенә алып керделәр. “Бала көтәсезмени? Иртә өлгердегезме? Бала ясарга да җитештегезме?” - диләр. Без алар сүзеннән оялдык, кызардык. “Юк!” - дидек. “Корсагыңны алдырмыни? Бәби төшергәч, ни көткәнен беләсеңме?” – дип, сыйныф җитәкчесе миңа ябышты. Аңлаттык. “Саф килеш кушылдык. Мәктәпне бетергәнче бәби алып кайтмаска сөйләштек, без чиста, намуслы!” - дип ничек тел әйләндереп әйтә алганбыздыр, ләкин үз сүзебезне күзләренә туры карап әйттек. Алар бик курыктылар анысы. Шул сөйләшүдән соң тынычлансалар да бармак санап бәби табуымны көттеләр... - ди Алсу.
Ә яшьләр туры юлдан атлый. Мәктәптән соң башкалага кузгалалар. Алсу пешекчелеккә укый, Раил хәрби хезмәткә алына. Ләкин бер айдан, хәйләсен табалар, егетне кайтаралар. Хәйлә дә саллы – Раилнең чынлап та бөерләренең саулыгы чамалы.
– Шәһәрне яратмадылар, шушында кайтып төпләнделәр. Ишәйделәр. Олысы Рәлинәгә 12 яшь, җырлый! 40 чакрым ераклыкта димиләр, Арча сәнгать мәктәбенә йөртәләр. Бер барып кайтуы 80 чакрымга төшкәндә, Раил Алсуга машина алып бирде. Алаһыга мең шөкер, тормышлары бик матур. Сәйдәгә – 8, Әминәсенә 5 яшь. Дүртенчесен дә Раил кыз дип көткән иде дә, Әмин туып куйды! – ди Рәмзия апа.
 
Авыл җире димәссең, тормыш иткән яшьләр бүген кәсепле! Алсу, заман һөнәренә керешкән – эпиляция ясап та акча эшли, телеңне йотарлык тортлар да пешерә. Тик торган көне дә, эшсез торган мәле дә юк. 
 
– Тортлар пешерергә бик яратам. Аларны бизәве, ахырдан килеп чыккан нәтиҗәсе ошый. Яртышар көн куанып йөрим шуңа, ышанасызмы? Башта матур килеп чыгармы икән дип борчылам, чөнки төрле кешегә төрлечә итеп пешерәсе, бизәлүе дә үзгә булырга тиеш. Аннары ошатырлармы дип кайгырам. Ошатсалар баш түбәсе күккә тия инде. Шунысы да бар, пешерәсе ризык кешенең холкына бәйле, нинди галәмәттер. Кайчагында шул кадәр уңайлы гына эшләнә, пешергән торт кояш төсле, көлеп тора. Ә кайчакларда гел кирегә китә эш, күпереп торган бисквит камырын өчәр тапкыр пешерергә туры килә. “Холык соң үзеңдә!” - дип уйлап куям андый чакларда, - ди Алсу.
 
Өйдә үз кулың белән торт пешерергә телисең икән, иң беренче чиратта аның савытын әзерләргә кирәк икән. Шикәр комы, он, йомырка – монысы икенче таләп. Крем өчен эремчеклекле сыр, сливки, шикәр комы булу шарт. Җиләк-җиешләр, чикләвекләр дә кул астында торсын. 
 
– Бөтен авырлык миксерга төшә. Камырын да, кремын ясаганда да яхшылап болгатырга кирәк. 6 йомыркага (сарысы белән агын бергә) 150 гр шикәр комы салып, 7 минут буе миксер белән болгатып күпертәсе. Аннары шуңа 170 грамм онны кушып кашык белән әкерен генә болгатырга да, катнашманы махсус савытка салып, духовкада 170 градуста 40 минут пешерәсе. Күпереп пешә ул. Аны суынгач өч каламга бүлергә кирәк.  Аннан катламнарга кремнар ягып, тортны җыясың. Торт йөзенә әллә нинди рәсемнәр ясый белмим, әмма хәлемнән килгәнчә, тәмле булсын диеп бизим, - ди Алсу.
 
Торт бәясе төрлечә килеп чыга. Кремына һәм тортның авырлыгына бәйле. Көн саен торт ашамыйсың, ә менә истәлекле бәйрәмнәр үткәргәндә бәясеннән тормыйсың. Ә хакы кесәгә сугарлык түгел, килограммы мең сумнан чак кына артык.
 
– Мин укыганда балага уздым, дәресләрне дә калдыргаларга туры килде. Пешекче өчен бик начар хәл бу. Тортлар пешерергә керешкәч тә калдырган дәресләрнең кирәклеге сизелде. Башта бик озак, куркып кына пешерә идем, бер тортның бер көнгә сузылган чаклары да булды. Аннары тортлар пешерүче блогерда ике көн укып кайттым, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Шуннан соң эшләр көйләнде! Зефирлар да ясыйм, - ди Алсу.
Тормышлары көйле – күз тимәсен. Бәхетләре кителмәсен!

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»