поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2023 Авто

Автомобиль базарыннан нәрсә көтәсе?

Машина сатучылар уч төпләрен угалый: җәй, гадәттә, зур сатып-алулар чоры булып саналмаса да, быел автомобиль сату күрсәткече кимеми. Киресенчә, арта. Сәбәпләре дә билгеле: 1 августтан илгә читтән машиналар кертүгә бәйле үзгәреш бәяләр артуга китерергә мөмкин, дип кисәткән белгечләр. Халык та шуңа ашыга, имеш. Автомобиль базарыннан нәрсә көтәсе?

Казанда укучы студент Нияз Минаков бу җәйдә машиналы булган.

– Атна ахыры җиткән саен Арчага кайтырга юлчылар эзли-эзли туйдым. Әти-әнием белән киңәштек тә, өр-яңа «Lada Vesta» сатып алдык. Машина бәяләре гел кыйммәтләнеп тора бит, эшне сузудан мәгънә юк. Миңа үзебездә җитештерелгән автомобильләр күбрәк ошый. Ватылса, ремонтлау да җиңелрәк. Механика коробкалы, кондиционер, тәрәзәләрне төшерү төймәсе кебек гади кирәк-яраклары булган машина якынча 1,6 миллион сумга төште. Кредит рәсмиләштергәч, «КАСКО» – бүләккә, – ди егет.
 
«Автостат» белгечләре әйтүенчә, бу җәйдә машина сатып алучылар саны арткан. Бигрәк тә яңа «тимер ат»ларга ешрак күз төшерә башлаганнар. Рәсми мәгълүматларга караганда, июнь аенда әле буяу исе дә кипмәгән 82,4 мең автомобиль сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 2,5 тапкыр күбрәк. Кайсы модельләргә карата кызыксыну зуррак икәнен дә әйткәннәр. Үзебезнең «тимер ат»ларга килгәндә, «Lada Vesta» машинасын җитештерүне әле кабат җайга салырга да өлгермәделәр, ул иң күп сатылучы автомобильләр арасына эләккән дә инде. Яңа сатылган машиналарның 30 проценты «Lada» модельләренә туры килә, ди белгечләр. Чит ил машиналары арасында Кытай җитештерүчеләре алдынгылыкны бирми. Бу – беренче чирата, аларның чагыштырмача очсыз булуына бәйле, әлбәттә. Ялтырап торган яңа «иномарка»да йөрергә теләүчеләр барыннан да бигрәк «Chery» һәм «Haval»га өстенлек бирә икән.
 
Кулдан алган «тимер ат»та йөрүчеләр саны да арткан.
 
– Яңа машина бәяләре «тешли» бит. Шуңа күрә рульдә йөрергә теләүчеләр икенчел базарга килә, – ди алыпсатар Марат Гатауллин. – Салондагы параллель импорт буенча кайтарылган «тимер ат»ка утырганчы, кулда булган машиналар сатылучы базардан искерәк, әмма рәсми дилердан сатып алган «иномарка» эзлиләр. Дөрес, андый автомобильләр күп түгел. Яхшысын сатарга ашыкмыйлар. Ун «яшь» һәм аннан да өлкәнрәк автомобильләр күп сатабыз. Анысын да алучы бар. Статистика мәгълүматларына караганда, бу елның беренче яртысында яңа машиналарның уртача бәясе 2,6 миллион сум торса, кулдагысы – 1,4 миллион сум тирәсе. Бәяләр ике тапкыр диярлек аерыла бит.
 
Якын арада машиналар тагын да кыйммәтләнергә мөмкин. Һәрхәлдә, белгечләр шулай ди. Быелның 1 августыннан илгә читтән сату өчен кертелүче җиңел, коммерцияле автомобильләр, йөк машиналары һәм автобусларга утильләштерү җыемын индексацияләячәкләр. Бу – яңа «тимер ат»ларга да, искеләренә дә берүк дәрәҗәдә кагылачак, дип аңлатканнар илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.
 
Гади сүз белән әйткәндә, утильләштерү җыемы да салымның бер төре инде. Тик бер тапкыр гына түләнә. Утильләштерү җыемы – исеменнән үк аңлашылганча, илдә кулланышта булган транспорт чарасын, ул тузып беткәннән соң, аны яңадан эшкәртүгә тотыла торган акча. Ул экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, шул исәптән кеше сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне кайгырту максатыннан автомобильләрнең техник торышын исәпкә алып түләнә. 1 августтан әлеге төр җыем күләме җиңел машиналарга 3,7 тапкырга кадәр индексацияләнәчәк дип көтелә. Двигательнең күләменә карап ул 800 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, ди. Шунысын да искәртик: яңалык Россиядә җитештерелгән автомобильләр һәм үзләре өчен читтән двигателенең күләме 3 литрдан артмаган «тимер ат» алып кайтучыларга кагылмаячак. Соңгылары өчен, мәсәлән, элеккеге ташлама гамәлдә кала.
 
– Аңлашыла ки, шул рәвешле ил автомобиль сәнәгатенә ярдәм итәргә телиләр, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Бәяләр болай да тотрыксыз: доллар курсы үсә, рубль исә, киресенчә, түбән тәгәри. АКШ валютасы чама белән 10 процентка кыйммәтләнгән икән, димәк, бәяләр дә ким дигәндә шулкадәр артачак. Якын арада машина сатып алырга җыенучыларны әнә шул да ашыгырга мәҗбүр иткән, күрәсең. Бүген бар булган автомобильләр сатылса, киләчәктә алып кайтасы машиналар кыйммәтрәк булачак, билгеле. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй: утильләштерү җыемын да арттыралар. Бу –  параллель импорт буенча кайтучы һәм безнең халык үз итеп өлгергән Кытай машиналары тагын да кыйммәтләнәчәк дигән сүз.
 
Рамил ХӘЙРУЛЛИН, Россия автомобильчеләре федерациясенең Татарстандагы җитәкчесе:
 
– Машина болай да бик кыйммәт бит инде. Халык куркуга бирелеп, күпләп автомобиль сатып ала башласа, бәяләр тагын да үсәчәк, билгеле. Бүген рульдә йөрүчеләр Кытай автомобильләренә күчеп утырды. Яңалык та, иң беренче чиратта, аларга кагылачак. «Lada» автомобильләренең базарда үз урыны бар инде. Халыкны үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчеп утырырга мәҗбүр итәргә тырышуларын хупламыйм. Чит ил машинасында йөргән кеше дөнья ничек кенә үзгәрсә дә, иномаркадан баш тартмаячак. Халыкка ярдәм итәргә телиләр икән, тыю-чикләүләр түгел, ә кызыктыру чаралары кирәк. Ташламалы автокредит, субсидияләр, гаиләнең беренче машинасы ише программаларны кабат гамәлгә кертсеннәр. Элек машина зиннәтлелек билгесе булып санала иде, аннары хәрәкәт итү чарасына әйләнде. Бүген исә ул тагын кул җитмәс нәрсәгә әверелеп бара. Аны сатып алу гына да аз, «тимер ат»ны карап тоту да шактый чыгымлы. Запас частьлар дисеңме, иминиятләштерү килешүе, бензин бәясе, машина сатып алу – ярты бәла, машинада йөрү  кесәгә суга.

 


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»