поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2023 Язмыш

Синең җансыз гәүдәңне күргәч, ничек исән калдым икән?

Кызым – Гыймадиева Ләйләгөл Илмас кызын өрфиядәй ак туй күлмәге киясе көнне кәфенлеккә төреп, бакыйлыкка озаттык. 27 яшендә үтерделәр... Суык гәүдәсен кыш уртасында, тимер юллар янәшәсендә табып алдылар. Кайбыч районының Борындык урта мәктәбен көмеш медальгә, КДУның татар филологиясен, аспирантура тәмамлап, фән кандидаты исеменә лаек иде.

Башкала үзенең яшь галимәсен, ә без алтын кызыбызны югалттык. 2001 елның 20 гыйнварыннан соң безнең гаиләдә хәсрәтле тормыш башланды. Йөрәк сулкылдаган чакта, ирексездән кызым рухы белән сөйләшәм. Аңа дип язган хатларымның берсе:

 “Хат башы “Исәнмесез!” дип башлана. Ә мин “Исәнме!” дия алмыйм, чөнки синең бу фани дөньядан бакыйлыкка күчкәнеңә дә инде шактый еллар узды. “Хат башы – языгыз каршы” дип тә башлана. Минем ул таләбем дә юк, чөнки җавап хаты булмаганны беләм. Мәрхүмнәр җавап бирми, алар сүзсез тыңлый гына белә.
Ә шулай да хат язарга мине нәрсә мәҗбүр итте соң? Синең хатлар. Әйе, әйе, синең яраткан кешеңә язган хатларың һәм аның сиңа язган хатлары бәйләме. Алар әнә минем алда. Сезнең язмышларыгызны бер бәйләмгә бәйләп, бербөтен итә алмавыгыз гына кызганыч.
 
Әгәр шулай дип әйтергә яраса… Үзебез әлегә исән-сау. Гәүдәбез сау-исән инде. Синсез үткән айлар, еллар, көннәрнең исә һәрбересе бер гомергә тиң. Ә шулай да барысы да бер мизгел. Хәер, кеше гомере никадәр генә озын тоелса да, галәм үлчәвендә бары тик атылган йолдыз кебек кенә, мизаны – бер мизгел. Яктылык тизлеге белән нур булып үтә дә китә. Ә эзе кала. Безнең арада синең гәүдәң булмаса да, рухың яши. Мин моны һәрдаим сизәм, тоям бит. Без хәзер шуңа да риза. Яшәешнең берәр катлаулы төенен чишә алмасам, киңәш бирүче табылмаса яисә киңәш бирерлек якыннарым янымда булмаса, баш очымда, уң як почмакта, борчак хәтле генә нәни көмеш шарчык пәйда була. Бу – синең рухың. Шул нәни шарчык нәни кызчык сыман тоела миңа. Көмеш тамчым — син, балам, кыен чакта юл табарга булышасың сыман.
 
Кабат хатларыңны кулыма алам. Алар миңа адресланмаган. Ә шулай да андагы уй-фикер сөреше миңа шулкадәр якын, шулкадәр үз. Әйтерсең, үземнән алдагы буын нәсел тармагының фикерен укыйм кебек.
 
Ничек шулай килеп чыкты инде безнең язмыш. Минем эш-гамәлләремне син дәвам итеп, минем рухыма син дога кылырга тиеш идең дә бит. Ә чынлыкта?
Югары уку йортында фән үрләренең янә бер югарырак баскычы – аспирантураны тәмамлап, нокта куйгач кына язмыш тез астына китереп сукты. Урыннарны алмаштырды да куйды. Мин хәзер синең уй-фикерләреңне, синнән калган мирасны барлап, туплап, бер йомгакка җыеп калдырырга тиеш.
Яшәү – минем өчен ике зур өлешкә бүленде. Беренчесе – син исән вакыт, икенчесе – син юк чак. Күңел түрендәге истәлекләрне, вакыйгаларны актарганда ничәнче ел, нинди фасыл икәне кызыксындырмый. Ләйләгөл исән чактамы яки вафат идеме? Хәтта өй җиһазлары белән дә: “Син Ләйләгөлне беләсең, ә син белмисең шул”, - дип сөйләшәм.
 
Юләрләнгән икән бу, дип нәтиҗә ясарга ашыкма. Бала хәсрәте юләрләндерергә дә мөмкин. Моны үз башына төшкән, үзе күргән кеше генә белә. И.Аллам, саклый күр аналарны бала хәсрәтеннән!
 
Тора-тора хәйран калам. Синең җансыз гәүдәңне күргәч, ничек үлеп китмәдем икән дә, ничек исән калдым икән? Гомерең бетмәсә, үлмисең икән шул. Әле бу дөньяда эшләп бетермәгән эшләре, кылып бетермәгән гамәлләре бар дигәндер инде, Аллам.Төнозын үле гәүдәң янында утырганда, сиңа ярдәм итә алмавыма, чарасызлыгыма гаҗиз булдым. Әмма Ходайның әмеренә буйсынмый чара юк. Җир йөзендә әниләр бик көчле булсалар да, балаларын барлык кыенлыклардан яклаучы, саклаучы изге зат булсалар да, балага җан өрүче ана түгел шул, Ана түгел! Аллаһ кулында...” (Хат кыскартып бирелде)
 
Әлфия Гыймадиева.

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»