|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2023 Спорт
“Кунак кызы гел кайтмас” – Бүген Биектау районында “Фәйзуллин йөзүләре” узды (ФОТО)Бүген Биектау районы Олы Кавал һәм Әлдермеш авыллары арасында урнашкан Чулпан күлендә Фәйзуллин йөзүләре узды. Бу юлы 45нче тапкыр. Равил Фәйзуллинга исә 4 августта 80 яшь тулырга тора. Һәръяклап юбилей. Җырлы-шигырьле-йөзүле бәйрәмдә “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә бар иде. Чара, гадәттәгечә, авыл мәдәният йортында җырлы-биюле, шигъри сүзле очрашу белән башланып китте. Кунакчыл җирле хакимият вәкиле бик күп язучылар, журналистлар килү шатлыгын бер җөмлә белән тасвирлады: “Кунак кызы гел кайтмас”. Зал алдында чыгыш ясарга зур автобус белән әзербайҗан делегациясе килгән. Алар тулы бер концерт куйды. Нотыкларның күбесе, гадәттәгечә, Равил Фәйзуллинга мактау аралаш төрттерүләр белән үрелеп барды. Бу уңайдан язучы Газинур Морат болай диде: “Бу йөзүләр әле башланган гына вакытта без дә яшь идек, Равил абый да яшь иде. Хәзер без картайдык, Равил абый шул килеш калды”. Әмма иң кызык итеп алдагы елларда Римзил Вәлиев әйткән иде: “Бу Равил Фәйзуллин үзенең шигырьләреннән дә озаграк яшәргә җыена, ахрысы”, - диде ул.
Мәдәният йортындагы очрашудан соң кунаклар күл буена юл тотты. Иң осталар сулыкны периметр буенча йөзәргә әзерләнде. Икенчеләр күлдә чупылдашты. Өченчеләр ярда Алмаз Хәмзинның баянда уйнавын тыңлады. Шунда бер яшь кенә журналист кыз олпат язучыларга сорау биргән: “Равил Фәйзуллин бу йөзүләре белән ни әйтергә теләгән?”. “Кит инде, шундый сорау була мени? Мәгънәсез дә инде хәзер журналистлар”, - дип сөйләнде язучы халкы. Мөгаен, бу сорау 45 ел эчендә беренче генә яңгырагандыр. Аны яңгыратыр өчен шушы наив кыз бала кирәк булгандыр.
Бер сәгать дигәндә оста йөзүчеләр күлне айкап килде. Фотога төшү, интервью бирүләр, яр буенда кайнашу... Аннары инде бәйрәм матур гына табын артында дәвам итте. Төрле сүзләр, теләкләр әйтелде. Әмма күңелгә һаман да теге яшь кызның соравы тынычлык бирми иде. Һәм Римзил Вәлиев мәсьәләне кабат күтәрде. “Равил Фәйзуллин бу йөзүләре белән ни әйтергә теләгән, дип сорады теге кыз. Ә бит бик тирән сорау бу”, - диде Римзил ага. Һәм шушы сорауга төрле җаваплар эзләргә тырышып карады. Аңа табын артындагы кешеләр дә булышты. Әмма быелгы “Фәйзуллин йөзүләре” ахырына якынлашкан иде. Димәк, шушы фәлсәфи сорауга җавап эзләүне киләсе елларга калдырасы була инде...
--- |
Иң күп укылган
|