поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.07.2023 Җәмгыять

Татарстандагы һава торышы турында: «Җәй белән кыш хәзер бик чагышмый»

Адәм баласына ярап булмый. Эсселәтеп җибәрсә, кайчан суытыр, ә суытса, кайчан җылыта инде, дибез. Холкыбыз да үзгәреп торучан һава торышыныкы кебек. Яңгыры да, кояшы да кирәк үзебезгә. Алда безне нинди көннәр көтә? Эсселәр тагын булырмы?

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев белдергәнчә, алдагы көннәрдә уңай һава торышы көтелә. Температура климатик нормага якын булачак. Россия гидрометеорология үзәге бу көннәрдә  24–26 градус җылы вәгъдә итә. Кыска вакытлы яңгырлар да сибәләп үтәчәк. Бу атнаның пәнҗешәмбе, җомгасында  явым-төшемнәр күрсәтә. Әмма ул республиканың барлык районнарында да бертигез ява дигән сүз түгел. Кызганыч, бездә корылык. Әмма 50 градуслы эсселәр көтелми.
 
Кыскасы, табигать кискен генә үзгәрмәячәк. «Бернинди куркыныч та  һәм әллә ни әйбәт әйбер дә  юк, – диде Юрий Переведенцев, сүзен йомгаклап.
 
Ә халык синоптиклары ни ди?
 
Киров өлкәсендәге Пенәгәр авылында яшәүче Салих абый Шәрипов икеләнә:
 
– Көннәр аяз булырга  тиеш иде, яңгырлар явып тора. Кышын декабрьдә кар әйбәт яуды, ә гыйнвар, февральдә юк. Җәй белән кыш хәзер бик чагышмый.  Буталчыграк шул. Яңгыр яуса да, ныгытып яумаячак. Эсселәр бетмәде әле.
 
Балтач районының Пүскән авылында яшәүче элек агроном булып эшләгән Габдерәүф абый Сәлахов  быел һава торышын дәфтәргә язып бара башлаган.
 
– 17 гыйнварда буран булган, 17 июльдә яңгыр  явып үтте. Менә анысы туры килде. Тик  һәр буран – явым-төшем дигән сүз түгел. Шуңа күрә кыш белән җәйне бик туры килә дип әйтеп булмый.  Дәфтәрдәге фаразлар буенча 25–29 июльдә яңгырлар яварга мөмкин, – ди Габдерәүф абый.
 
Суытып җибәрә күрмәсен, дисәк тә, яңгырын да көтәбез. Бер күктәге болытларга, бер сары иңгән үләннәргә карыйбыз. Кызганыч бит. Районнарда да,   уракка кадәр  бәрәңгеләргә сеңдерерлек итеп яңгыр яусын иде инде, диләр. Тик кабарган болытлар күп очракта алдап кына китә. Бу көннәрдә кайдадыр  шәпләп явып үтсә, кемгәдер бөтенләй эләкмәгән. Кукмара районының Купка авылында коеп яуган. Майдан бирле көткәннәр яңгырны.
 
–   Ниһаять, безгә дә яңгырдан өлеш чыкты. Бик сөендек. Бакчага берничә ел сенаж салам. Менә шул вакытта бер генә тапкыр да яумыйча калмый. Быел  да шушы вакытка туры килде, – ди  Нурсил Шәймәрданов.
 
Фото: pxhere.com

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»