|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2023 Җәмгыять
Эшләгәннәргә пенсия артачак1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсияләр арттырылачак. Бу хакта «Европа юридик хезмәте»нең әйдәп баручы юристы Ирина Белова сөйләде. Ул аңлатканча, өстәмә сумма пенсионерның узган елгы хезмәт хакына һәм страховка взносларын түләүгә бәйле. Башкача әйткәндә, хезмәт хакы никадәр югарырак булса, түләү шулкадәр зуррак суммага артачак. Ләкин, максималь күтәрү күләме бар - өч пенсия баллы.
- Искәртеп узабыз, 1 августтан пенсиянең еллык индексациясеннән аермалы буларак, ел саен яңадан исәпләнүе пенсионерның агымдагы елда, ягъни 2023 елда эшкә урнашуына бәйле түгел. 2022 елда рәсми рәвештә эшләгән барлык пенсионерлар (эшкә урнашканнар да, эшкә урнашмаганнар да) өстәмә алачак, - дип өстәде Ирина Белова.
Фото: pxhere.com
Автор: Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|