поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.07.2023 Хәвеф-хәтәр

Әгерҗелеләр: «Кешеләр исән-сау. Шунысы күңелне тынычландыра»

Инде хәбәр иткәнебезчә, Әгерҗедә кичә иртән давыл котырды. Биредә агачлар ауган, яшелчәләр сынып беткән, түбәләрне җил очырткан. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Ә калганын исә, төзәтербез, яңартырбыз, ди район халкы.

Табигать тагын бер мәртәбә үзе алдында кешелекнең көчсез икәнен күрсәтте. Әгерҗедә мәктәп-балалар бакчасы, шәхси йортларга зур зыян килгән. Иртәнге якта Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов бөтен зыян килгән җирләрне карап чыккан. Инде күп җирдә утларын тоташтырганнар, кичке 11 гә калган йортларда ут булачак, дигән башлык.
 
– Районга җитди зыян килде. Бәхетебезгә, корбаннар юк. Барлык зыян күрүчеләргә тынычлык сакларга киңәш итәм. Әгерҗедә давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара. Шәһәрдә 366 йорт, шул исәптән 5 социаль әһәмияткә ия объектта ут юк. Төзекләндерү эшләрендә барлыгы 500 гә якын кеше, 30 берәмлек техника катнаша, – дигән Ленар Нургаянов.
 
Шәхси йортларда яшәүчеләрнең йөрәге елый бүген. Вәзирә апа Чураева кебек бакчасын ял итеп торучы кеше бөтен Әгерҗегә бер булгандыр. Аның хуҗалыгына бик зур зыян килгән.
 
– Көчле җил капка төбендә чүлмәктә утыручы гөлләремне очыртып атты. 12 метрлы теплицам да урыннан кузгалды, ул да җимерелде. Веранда тәрәзәләрем коелды. Яшелчәләремнән башка уңыш алырлык түгел инде. Кыяр-помидорлар сынып бетте, кишер, суганнар да юк, — ди ул. – Давыл башлангач эре-эре боз яуды. Шул түбәмдәге профнастилны тишкәләп бетергән. Калаем иләккә әйләнгән. Ничекләр тәртипләп бетерәсе.
 
Әгерҗенең 1 гимназиясенә дә зур зыян килгән. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Ләйсән Гадыршина да кара болыт килеп чыкты да, 10-15 минуттан яңгыр яварга тотынды, ди. Бу вакытта мәктәптә җәйге практика узучы балалар да була.
 
– Тизрәк балаларны кайтарып җибәрдек. Давыл башлангач, урамда кеше дә калмады. Мәктәптә өч хезмәткәр һәм бер сакчы идек. Тәрәзәдән берни күренми. Давыл унбиш минут тирәсе котырды. Җил мәктәп түбәсен алып ташлады. Калайлар күршедәге балалар бакчасы территориясенә очты. Әле ярый, бакча балалары урамга чыккан вакыт булмады. Кешеләр исән-сау. Әнә шунысы күңелне тынычландыра, – ди Ләйсән Гадыршина.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.07.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»