поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.07.2023 Язмыш

“Өч кенә ай гомере калган”, – дип безне кисәттеләр. Әнигә әйтмәдек...

Кем дә кем, әмма ул белеп сөйли! Рушания апаның бәхетле мәленә туры килдем – Чаллы татар дәүләт драма театрында җигелеп уйнаучы, Татарстанның атказанган исеменә лаек улы Илфаты кайтып кергән. Әй, гөрләшәләр! Рушания апаның сораулары бетми, ә Илфатта яңалык!

– Ана кешене җирдәге байлыклар гына тәхетле итми. Баласының бәхете алтын-көмешләрдән дә кыйммәт! - ди Саба районының Олы Кибәче авылында гомер итүче Рушания апа Әскәрова.
 
Кем дә кем, әмма ул белеп сөйли! Рушания апаның бәхетле мәленә туры килдем – Чаллы татар дәүләт драма театрында җигелеп уйнаучы, Татарстанның атказанган исеменә лаек улы Илфаты кайтып кергән. Әй, гөрләшәләр! Рушания апаның сораулары бетми, ә Илфатта яңалык! 
 
– Чаллы янындагы авылда йорт салып ятыш. 3 июльдә үк ялга чыккан идек инде, һич кайтып җитә алмыйбыз, төзелештән бушар хәл юк. Чулпан: “Кыярларыма су сибәсем бар!” - дип калды. Кыстап та караган идем. Йорт янындагы кишәрлеккә алты гына төп кыяр төрткән иде, ун суган, кем әйтмешли. Ике кыяр өзеп ашадык инде. “Үз бакчабызныкы бит!” - дип сөенә Чулпан. Күрсәгез икән, бакчага чыга да биленә таянып сокланып карап тора шуларга, мыгыр-мыгыр сөйләшеп, чүпләрен утый, җырлый-җрлый сулар сибә, - дип соңгы яңылаклары белән бүлеште Илфат.
 
Илфатның хәләле – Чулпан Садыйкова-Әскәрова да Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Икесе дә артистлар. Аяз исемле уллары бар. Быел җиденче сыйнфны тәмамлаган. 
 
– “Пешекче булам”, ди. Чулпан белән театрдан кайткан җиребезгә ашарга пешереп куя. Өч яшендә гармун шыңгырдатырга керешкән бала, “Артист булам!” – дигән сүзе чыкмый әле, – ди Илфат. – Төп булышчым, янымда гел ул кайнаша. 2014 елны ук йорт кишәрлеге алып куйган идек. Өченче ел үләннәрен чабырга дип килгәч, таба алмыйча интектем. Куралар басып бетергән. “Җаның юкмы әллә синең, нишләп ятасың? Менә синең өй урыны” дип, күрше чыгып күрсәтте. “Ник вакыт үткәрәм соң? 50 яшемә йорт та салып кермәгәч”, дидем дә, җиң сызганып керештем. Бер ел эчендә йортны җиткерегә иде исәбем, эш акчага терәлә дә тоткарлана. Диварларын гына үзбәкләрдән өйдердем, эчке эшләрен гел үзем эшлим. Бүлмәләргә бүлдем, тәрәзәләрне куйдырдым, инде түбә астында, шөкер. Кичә менә ут керттем. Минеке ише йортларның әзерен сатып алсаң – 10 миллион сум! Мин 5 миллион сумга сыешырга ниятлим.
 
Сүзебезгә Рушания апа кушылды:
 
– Балаларымның кайсысы да, шөкер, йөз аклыгым! Илфатым бигрәк тә. Ел саен алып китәләр иде дә, бер ара чирләп алдым әле. Аякларым бетте. Басып та тора алмый башладым. Башта бер, аннары икенче теземә операция ясаттым. Авырдан тернәкләндем. Яшем дә бар, җитмеш алтыга җиттем бит. Хәзер Аллаһыга мең шөкер. Үз аякларына басып йөрүдән дә рәхәте юк. Аяз оныгым кайтып керүгә: “Кунакка алып китәбез!” – дип аптырата башлый. Баруын да барам, сеңлем, авылдан чыгып йөрергә өйрәнгән мени!.. Бер кич йоклауга, үз нигеземне сагына башлыйм. “Кайтарыгыз”, дисәм – үпкәлиләр. Күңел авыл ягына җилкенә, нишләтим. Авыл кешесе бигрәк җиргә береккән инде. Балаларда бик рәхәт тә соң. Чулпан белән кибетләргә чыгып китсәк, яртышар көн йөреп кайтабыз. Барган саен яңа күлмәк киертә. Аны мәш килеп сайлыйбыз. Өс-башымны алар карап тора, рәхмәт. Аяз оныгым бигрәк тәмле телле: “Әби, синең белән күңелле”, ди. Күңелне үсендереп сөйләшә белә бит. “Балагызның тел байлыгы нәкъ үзегез” – дим Илфат белән Чулпанга да.
 
– Рушания апа, Илфат та кечкенәдән җор телле идеме?..
– Олысы кыз – Гүзәлия исемле. Илфатым икенчесе. Гөлназ, Илшат, Миләүшә – соңгылары. Илфат кечкенәдән басынкы, бик акыллы, әтисен күбрәк ярата иде. Мансур гомере буе тракторда эшләде. Таң белән кабызып чыгып китә, төн җиткәч кенә кайтып туктый! Илфатның: “Әти кайтмыйча йокламыйм мин!” – дип, бусагада көтеп утырганнары күз алдымда. Авыл җирендә ял күрмәдек, балаларны ды эш арасында үстердек. Чулпан белән Илфатка кайчагында исләрем китә, Аязны яратып туймыйлар! “Дәү күсәкне һаман иркәлисез”, дип тә шелтәлим. Бик көтеп алган бердән-бер балалары, ничек иркәләмәсеннәр?!

- Тормышлары җитеш, байлыклары да. Илфат белән Чулпан тагын бер бала алып кайтмаганнар. 
- Бик матур яшиләр, сөбханалла! Өч бүлмәле фатирлары да бик әйбәт, зиннәтле! Илфатның эшкә кулы алтын, кайтып керүгә, өстендәге киемен алмаштыра да чәй дә эчеп тормастан, ишегалдына чыгып китә. Бакча эшләрен дә карый, йорт-җирне дә, каралты-кураны да тәртипли. Бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңакларын күрәсезме? Абзар, мунча тәрәзәләренә кадәр ул бизәкләде. Бакча уртасына хикмәтле мич ясады. Анда ит-балык ыслыйлар, шашлык кыздыралар. Илфат иренми, җәйләрен урманнан кайтып керми. Җиләк, гөмбә җыярга ярата. Тагын бер бала дип... Үзем дә әнигә бер бала үстем. Әтине хәтерләмим дә. Сугышта саулыгын югалтып кайткач, озак яши алмаган, мин тугач та бакыйлыкка күченгән. Әни мине сыңар үстерде. Түбән Саурышныкы мин. Олы Кибәчегә әни белән икебез дә килен булып төшкән кешеләр.
 
– Әниегез?..
– Мин кияүгә чыккач, әни төп йортта ялгыз калды. Аны кызгануларым! Сагынышабыз. Әнине Олы Кибәчедән хатыны үлгән Хөснулла исемле абый кияүгә сорап килде. Минем хакка гына биленә үги әни алъяпкычын япкандыр дидем, әнинең миңа якынрак буласы килде. Хөснулла абыйның балаларын бергәләп үстерделәр. Авыл халкы белә, какмады әни ул балаларны. Авырлык күреп яшәгәч, кеше хәсрәтен аңлыйсың. 16 яшемдә 18-20 яшьлек кызлар белән тиң эшләвем рәхәттәнме соң? Тормышларны җитеш итәр өчен беләгем ныгымастан Ярославльга торф чыгарырга киттем. Киенәсе дә килә, кыз чак бит. Комбайн ярдәмчесе булып эшләдем бер елны. Акчасына ак штапель ситсыдан күлмәк тектердек. Минем үсенүләр! Мансур абыегыз белән дә торф чыгарган җирдә күрештек. Мин килгәндә Маһирә әнкәй исән иде! Ул да күп кыенлыклык кичкән, өч баласыннан соң Мансурны икенче иреннән тапкан. Тик Мансурның әтисе аларны ташлап киткән. Җиңеллек белән генә күтәрмәдек тормышларны, эшләп көн иттек. Мин фермадан кайтып кермәдем. Сарыклар да, дуңгызлар да карадым, сыер да саудым. Авыр хезмәттә бармакларым кәкерәеп килгәндә, Илфатымның сүзе үтеп, ашханәгә күчтем. 

– Күренекле кешенең сүзе үтә ул!..
– Әй, балакаем... Илфат ул чагында гап-гади авыл егете, кем дә булмаган иде әле. Мәктәп бетергән елында театр училищесына укырга керергә китте. Каршы сүз әйтмәсәм дә: “Керә алмаса ярар иде”, дип, артыннан теләп калдым. Борылып кайтты. Күңеле сүрелгәндер дисәм, “Артист булам!” – ди. Шәһәрдә яшәүче туганыбыз да: “Рушания, җибәрмә! Артистның тормышы юк, Илфатны эт типкәсендә яшәтмә”, дигән сүзе дә гел истә. Илфат мәктәптә эшләде. Вожатый эшен дә йөкләделәр. Менә шул чагында сөйләшеп мәктәп ашханәсенә эшкә алдырды ул мине. “Чиста, җылы җирдә дә эшләп була икән”, дип, күкләрне кочарлык булып куандым. Авыл егетләре хәзер дә күргән саен: “Кыстый-кыстый ашата идең Рушания апа”, диләр. Иренеп тормадык, эшне сыртыннан гына селкеп салдык! Мин ашханәгә күчкәч, ферма мөдире ике кулсыз калды. “Рушания апа, кире кайт! Сүземне тыңламасаң машина белән таптатам!” – дип тә куркытты. Ферма җитәрлек имгәтте мине, сеңлем... 
 
– Илфат барыбер артист булды!..
– Икенче елны ул миңа кая барганлыгын да әйтеп тормыйча чыгып китте. “Әни син борчылып торма, мин Казанга гына барып кайтыйм әле!” – дигән иде, укырга кергән. “Их..” – дидем дә, башка сүз әйтмәдем. Балаларымның берсенә дә каты бәрелгәнем юк. Килешмәсәм дә ниятләренә аркылы төшмим. Әтисе белән диплом спектаклен карарга баргач, Илфатыбыз өчен бик горурланып кайттык. Без белгән күп артистлар килгән иде. Мактадылар да мактадылар үзен! Гүзәлиямнең генә язмышы чуарлы булып чыкты. Карында чакта ук языла икән күрәчәкләр. Гүзәлиямнең Миша исемле бер керәшен егете белән йөрүенә үк тә риза булмаган идек тә... Тыңламады балакай, сүзен сүз итеп кияүгә чыкты, тик тормышлары уңмады. Ике баласы белән аерылып кайтты. Әфганчы иде кияү, холыксызланып үзәгенә үтте. Гүзәлиямнең аерылганына да 25 ел. Авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Ике баласын бергәләп үстердек. Баштарак бик кыенсынса да, яши-яши күнде инде. “Минем бәхетемә аерылып кайткан икән” дим хәзер. Шул балам кулында рәхәт күрәм. Төп тәрбияләүчем дә ул! Операциядән кайткач, Гүзәлиям дә бик карады. Гөлназым белән Милүшәм дә апасына булыштылар. Әле бит йорттагы эш тә бар, Гүзәлиянең үз эше дә муеннан, мәктәптән кайтып керә алмый, – ди Рушания апа.
 
Сүз кабат Илфат кушылды:
 
– Апа әнине генә түгел, бөтенебезне дә карап торучы. Сарайда симертеп суйган үгезне көнендә бөтебезгә дә тигез итеп бүлә дә бетерә. Безгә күпме бирсә, үзенә дә шул кадәр кала. “Апа, ник болай ук ыштансызланасың?” – дип орышып та карыйбыз. Безнең әти урынына калган туганыбыз ул. Исән генә булсын, без бик рәхмәтле аңа! – ди Илфат. – Әти генә иртәрәк китте... 69 яшендә җир җимертеп яшәрлек югыйсә. Әни белән 48 ел бергә яшәделәр. Үз гомеренә бер мәртәбә хастаханәгә барып күренгән кеше түгел иде мәрхүм. Ашаудан калды. Әни ялынса да, без үгетләсәк тә табибларга бармады. Якасына ябышкач, баруын да барды... Ашказанында яман нәрсә үсеп яткан. “Өч кенә ай гомере калган”, – дип безне кисәттеләр. Әнигә әйтмәдек. Операция да ясадылар. Әти соңгы көненәчә үзен сабыр тотарга тырышса да: “Бүген дә китеп булмады”, дип, үлемен көтте. Сызлангандыр, тик түзде, сиздермәде. Әти сабыр кеше иде, ачуы килсә дә сүгенә дә белмәде, гел эченә җыйды. Киткәненә биш елдан артык... Әни бик сагына. Малы да табыла, дөньяда тигезлек белән яшәү күңелле! Кемгә дә тигезлек, саулык телисем килә. Матур яшик! 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»