|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2023 Шоу-бизнес
МакSим эчкечелектән дәвалана
Җырчы МакSим эчкечелектән рехабта (реабилитация үзәгендә) дәвалануы хакында белдергән. Башкаручы март аенда Сочида өзелгән концерт вакытында исерек булуын ачыктан-ачык сөйләп биргән. Ковидтан соң тернәкләнү узгач бик тиз концерт туры оештырдым шул, дип зарлана Марина Абросимова. Җырчы сүзләренчә, Сочида мартта узасы концерт алдыннан ул хәлсезлектән “аягында басып тора алмаган” һәм алкоголь аңа “машина кебек эшләргә” (концертта чыгыш ясарга. – Авт.) ярдәм итәчәк дип уйлаган. Әмма чыгышы өзелгән һәм аның фанатлары канәгатьсезлек белдергән. Фанатлары МакSимны сәхнәгә “градус астында” чыккандыр дип шикләнгән, әмма артистканың вәкилләре җырчының хәле юк иде дип акланды.
Хәзер инде җырчы алкоголь белән “дәвалану” гадәте бәйлелек икәнен таныган һәм үз ирке белән рехабка юлланган. Анда МакSимны гаиләсе һәм музыкантлары хәстәрләп тора.
Әйткәндәй, МакSимның райдерында (гади тел белән әйткәндә, райдер – чыгышларны оештыручыларга алдан хәбәр ителгән таләпләр) алкоголь юк, әмма телемләп киселгән лимон, сыр һәм ветчина, гримеркада яктылык үткәрми торган чаршаулар булган.
Фото: видеодан скриншот
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|