|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2023 Криминал
Тәрбияче 4 яшьлек баланы кыйнаганБашкортстанда Стәрлетамак прокуратурасы балалар бакчасының элекке тәрбиячесенә карата хөкем карарына шикаять бирәчәк. Хатын-кыз бурычын тиешенчә үтәмәүдә гаепле дип танылган. 2022 елның сентябрендә тәрбияче эштә булганда 4 яшьлек баланың иреннәренә суккалаган.
Ул үз гаебен танымаган. Прокуратура таләп иткәнчә, аны әхлаксыз гамәл кылган өчен эштән чыгарганнар.
Суд аңа 160 сәгать мәҗбүри эшләр билгели. Прокуратура хөкем карары белән килешми, чөнки аны артык йомшак дип исәпли һәм апелляция тәртибендә шикаять бирә.
Фото: фрипик.ком
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|