поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.07.2023 Язмыш

Фаҗигале язмыш: "Ике кулсыз кемгә кирәк соң мин?"

Язмыш сынауларын Ходай төрле кешегә төрлечә бирә. Берәүләр аны җиңеп чыгарга көч таба алмый, икенчеләр исә көчле рухлы булып кала.

Риназны күргән саен, күңелне әнә шундый уйлар өермәсе биләп ала. Карап торырга чибәр, шаян бу ир-егетне яшь чагында үзләренә карату өчен күпме кызлар хыялланып йөргән иде бит. Тик егетнең һаман рус кызлары янында бөтерелүе генә әнисе Рәйхана апаны борчуга салды. Риназ армиядән кайтканнан соң: «Улым, сиңа теләк тели-тели ардым инде, зинһар, үзебезнең кешегә генә өйләнә күр», - дип алдан ук әйтеп куйды ул.
 
Бервакыт сеңлесе Рания белән Чаллыда яшәүче туганнарына китә Риназ. Икенче көнне кире кайтырга дип билет алсалар, сеңлесе авырып китү сәбәпле, егет юлга үзе генә кузгала. Билетына да ия табыла. Бу ягымлы кыз әнисенең күрше авылына кадәр кайта икән. Гөлиянең үз-үзен тотышы, сөйләшүләре Риназны шунда ук «сихерләргә» өлгерә. Бер-берсенең адресларын алып, кабат күрешергә сүз бирешеп аерыла алар. Икесе ике шәһәрдә булгач, күрешүләр дә сирәк тәти үзләренә.
 
Бер ай дигәндә, егет әнисенә үзенең өйләнергә теләвен әйтеп сөендерә. Гөлиягә туганнары: «Бик аз беләсең бит әле син аны. Әллә бер-берегезне сынап, тагын очрашып карыйсызмы?» - дисәләр дә, кыз алар сүзенә колак салмый. Матур гына туйлар үткәреп, Мәскәүгә күченеп китәләр. Үзенең ялгышмавына биш-ун ел үткәч тә сөенеп туймый Гөлия. Аларның мәхәббәт җимешләре булган ике балалары дөньяга аваз сала.
 
Бәла дигәннәре аяк астында йөри шул. Бервакыт җәйге ялларын алып авылга китәсе көнне Риназны эшенә чакырып алалар. Тәҗрибәле электрик егеттән башка эшләре барып чыкмый, күрәсең. Риназ киемнәрен алыштырып, багана башына менеп китә. Зур көчәнешле электр тогы сугар, дип башына да китерми. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары аның яшәү белән үлем арасында икәнен туганнарына хәбәр итәргә кушалар, чөнки андый хәлдә исән калучылар бик сирәк була. Хастаханәдә Риназның ике кулын ампутациялиләр. Башта: «Биредән чыккач та мин ике кулсыз кемгә кирәк соң? Хәзер кеше кулларына калып яшәүнең нинди мәгънәсе бар?» - дип борчыла ул. Азмыни соң авыр хәлдә калгач сөйгәннәрен ташлап китүчеләр.
 
Җилкәннәр җилдә сынала, диләр. Ире хакына Гөлия яраткан эшен ташлый. Риназны сабый караган сыман тәрбияләргә кирәк бит. Күлмәген төймәләргә, кашык белән ашатырга дисеңме... Бер генә минутка да ире яныннан китми хатын.
 
Табиблар аларга протез куллар ясатырга тәкъдим иткәннән соң, Риназның күңеле күтәрелеп китә. Ул куллар аңа бик зур терәк була. Хәзерге вакытта Риназны ике кулсыз кеше димәссең. Вак-төяк эшләрне үзе башкара. Башкасына аптырамасалар да, Мәскәүдән алып Казанга хәтле үзе машина йөртеп кайтуына гаҗәпләнәләр аның.
 
Шушы хәлләрдән соң Риназның гына түгел, аның туганнарының да Гөлиягә карата хөрмәте артты. Ни дисәң дә, иренә яшәү көче бүләк итте ул. Әнә шулай тормыш авырлыкларында сыналып, иренә ныклы таяныч булып калган бу хатынга ничек сокланмыйсың.
 
"Шәһри Казан" архивыннан
Фото: freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 13.07.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»