|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2023 Мәдәният
«Микулай» фильмы прокат вакыты тәмамланып киләОештыручылар хәбәр итүенчә, 14 июльдә Казанда фильмның соңгы махсус күрсәтелеше билгеләнгән. Фильмны карап өлгермәгән кешеләр «Республика» сәүдә үзәгендәге кинотеатрга килә алачак. Биредә фильмны төшерү командасы белән очрашу була. Соңыннан махсус бүләкләр дә уйналычак. «Җәйге прокат бик авыр икән, шуңа сезнең ярдәмегез безнең өчен бик мөһим. Төрле социаль челтәрләрдә калдырган кайтавазларыгызга да рәхмәтле булыр идек», дип фильм карарга чакыра режиссер. Ул фильмның, кайтавазларга караганда, федераль масштабтагы вакыйга булуын билгеләп үтә. «Микулай» этнотриллеры «Кинопоиск» мәйданчыгы мәгълүматларына караганда рейтингның ышанычлы 7 балл булуын ассызыклый, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|